Без авылныкылар, яшьли эшләп үстек...
Пенсионерлар мәнфәгате белән һәрдаим янып - көеп йөрүче Дамир Алимовны районда белмәгән кеше юктыр да ул. Әле аны авыллардагы пенсионерлар янында компьютерга укытуны оештырып йөрүдә яисә район үзәгендә төрле чаралар үткәрүдә күрәсең. Жәй айларында бер төркем пенсионерларны җитәкләп тарихи урыннарга экскурсияләр дә оештыра. Спорт буенча да ярышлар узып тора, иң...
-Дамир Дәүләтшинович, Сезнең үзегезгә дә тиздән 70 яшь тула, кайдан алдыгыз шушы кадәр энергияне?,- дип кызыксынам аннан, -без бит авылныкылар, яшьли эшләп үстек, гомер буе спортны да яраттым,- ди әңгәмәдәшем. Дамир Алимов 1948 елның 2 январенда Яңа Чүпрәле авылында дөньяга аваз сала. Дәүләтша абый һәм Миңнегөл апаның ишле гаиләсендә биш кыз һәм ике ир бала үсә. Аларның барысы да кечкенәдән үк бер - берсенә ярдәмчел, өй эшләрендә дә, мәктәп дәресләрен әзерләгәндә дә олыракларның булышлыгын тоеп үсәләр. Дамир бишенче бала булса да, әрсезлеге һәм күп нәрсәне белергә омтылышы белән башкалардан аз гына аерылып тора. Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укыган елларны аеруча яхшы хәтерли ул. Уку отличныгы һәм оештыру сәләтенә ия булган Дамирны сыйныф старостасы, уку комитеты, Дубинин исемендәге пионер оешмасы рәисе итеп билгелиләр. Җиңел атлетика, бигрәк тә чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнә, мәктәп һәм район күләмендәге ярышларда призлы урыннар яулый. Җәйге каникулларда да вакытын бушка уздырмый, колхоз эшендә катнаша. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, авылдаш егетләре белән атларга атланып Свияжск ит комбинатына 600 - 700 баш мөгезле эре терлек куып бара торган булалар. "Ун көннән артык юлда була идек. Ашау - эчү, төн кунулар... барысы да юлда. Яшь чак, ару - талу да әллә ни сиздерми иде",- ди Дамир Дәүләтшинович. Мәктәптә бишлегә генә укуы турында ул болай ди: "Начар билге, хәтта дүртле алуны да оят дип саный идем. Безне бик тәҗрибәле һәм үз эшләренең югары дәрәҗәдә осталыклары булган чын укытучылар укытты. Бүгенге көндә дә мин сугыштан җиңү яулап кайткан Солтан Сөләйманов, Җәүдәт Бикбаев, Абдулла Абязов, Алексей Камзин, Зариф Вәлиев, Хаҗи Вәлиев, Илгизәр Хәйретдинов, Хабибулла Хәлиуллин кебек мөгаллимнәребезгә рәхмәт әйтәмен, урыннары мәрхүмнәрнең җәннәттә булсын. Аларның тырышлыгы барәбәренә ел саен олимпиадаларда катнашып килдем. 1961 - 1965 елларда математика һәм физика буенча республика олимпиадаларында урыннар алдым. Ул вакытта Казанда басылучы "Яшь ленинчы" газетасы минем турыда зур язма да урнаштырган иде",- ди юбиляр. 1965 елда урта мәктәпне тәмамлаган егет офицер булу максаты белән Ульяновскидагы Орджоникидзе исемендәге хәрби элемтә училищесына укырга керә. Шулай да укытучы булырга хыялланган балачак максаты аңа тынгылык бирми. Биредә бер ел укыганнан соң документларын алып Алабугадагы педагогия институтының физика - математика факультетына тапшыра. "Ул вакытта стипендия 28 сум иде. Тулай торак өчен ике сум түләдек. Әти - әни пенсиядә. Алардан финанс ярдәме көтеп буламы соң? Ә бит кешечә киенәсе дә, тукланасы да килә. Шуңа күрә ярты ставкада мич ягучы булып эшкә урнаштым",- дип сөйли Дамир Алимов. Студент елларында чаңгы спорты белән шөгыльләнүен дәвам итә. Институт һәм шәһәр күләмендәге ярышларда беренче урыннар яулый. СССР беренчелеге өчен Барнаулда, Свердловскида, Воронежда һәм Казанда узган ярышларда катнаша. 1971 елда чаңгы буенча спорт мастерына кандидат һәм велоспорт буенча беренче разрядлы спортчы нормаларын үти. Җәй айларында студентларның төзүче отрядларында иң актив студентларның берсе була һәм берничә ел аңа әлеге отрядның комиссары да булырга туры килә. Институтны тәмамлап физика - математика һәм черчение фәннәре буенча укытучы дипломы ала. Шулай ук аңа "Чаңгы буенча тренер" таныклыгы да бирелә. Югары белемле егетне районга кайту белән үк Яңа Чокалы сигезьеллык мәктәбенә директор урынбасары - завуч иттереп билгелиләр. Биредә ул бер генә ел эшли һәм аны ВЛКСМ район комитетының оештыру бүлегенә эшкә алалар.
1973 - 1974 елларда хәрби хезмәттә дә була. Кайту белән үк аны район башкарма комитетына чакыралар һәм солдат киемен дә салырга өлгермәгән егеткә район мәдәният бүлеген җитәкләүне тапшыралар. Ул еллардагы мәдәният бүлегенең эшчәнлеген бүгенге белән чагыштырганда һич тә начар димәс идем. Районда вокаль инструменталь ансамбльләр оешу, урыннарда агитбригадаларның һәм үзешчән сәнгать коллективларының активлашуы, хор, фольклор төркемнәрнең, район мәдәният йортында халык театрының барлыкка килүе нәкъ шул елларга карый. "1974 елда Дамир Дәүләтшинович мине Иске Элмәле авылы китапханәсеннән район балалар китапханәсенә мөдир итеп билгеләде. Аннан соң алты ел бергә эшләргә туры килде. Ул бик таләпчән, конкрет һәм башлаган эшен ярты юлда калдыра торган җитәкче түгел иде. Мәдәният бүлегендә дә эшләрне җайлап җибәрде, кадрлар әзерләүгә аеруча игътибар бирде, район мәдәният йортына яңа автобус алынды. Урып - җыю эшләре башлангач кырлардан һәм ындыр табакларыннан кайтып керү юк иде инде, агитбригада белән игенчеләр янында концерт куя идек",- дип искә ала ул.
елларны Зоя Кузнецова. Элек, совет чорында җитәкчеләрне күчереп йөртү "модасы" бар иде. Дамир Алимовка да авыл һөнәри техник училищесында завуч, кулланучылар җәмгыяте җитәкчесенең кадрлар буенча урынбасары, яңа оешма - кулланучылар хокукын яклау буенча комитет рәисе, Татарстан Республикасының сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, республика эшмәкәрләр Агентствосының Чүпрәле районындагы комитеты рәисе вазыйфаларын да үтәргә туры килә. 2008 елдан Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсен җитәкли. Дамир Дәүләшиновичның гаилә архивында дистәләгән Мактау кәгазьләре, Дипломнар һәм медальләр саклана. Алар арасында мәктәп, институт һәм республика олимпиадаларында җиңүе, яңа оешкан оешмаларда нәтиҗәле хезмәте өчен бирелгәннәре дә бар. Дистә елга якын сайлау комисиясе рәисе вазыйфасын да бик зур җаваплылык белән үтәп килә. 2013 һәм 2015 еллардагы сайлауларны үрнәк төстә уздырганы өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссияләренең Рәхмәт хатларына лаек була. 45 ел бергә тату гаилә корып яшәгән тормыш иптәше Венера ханым белән ике бала үстереп олы тормышка чыгардылар, белемле иттеләр. Бүген аларның "әби - бабай" дип өзелеп торучы дүрт оныклары бар.
Пенсионерлар белән эшләүгә ул бик җитди карый. " Кеше - ул кем генә булмасын, үзе бер дөнья, үзе бер тарих, ә өлкән кеше бигрәк тә. Аларның тыныч, матур картлык кичерүләре безнең өчен иң олы шатлыкларның берсе. Яшьләрнең өлкәннәр алдында бер өстенлеге бар, Ходай гомер бирсә, алар да бит бервакыт өлкән кешеләр булачаклар, әмма өлкән кешеләр беркайчан да инде яшьлегенә кайта алмый. Шуңа күрә, аларны ихтирам итәргә кирәк",- ди 70 яшен тутырып килүче Дамир Дәүләтшинович. Без дә аны ихлас күңелдән алдагы юбилее белән котлыйбыз, киләчәктә 80, 90 яшьлек юбилейларны да бергәләп үткәрергә Ходай насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев