Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Бәхеткә юл ярганда

8 март - Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Фәридә Иршат кызы Измайлова өчен икеләтә куанычлы бәйрәм.

Әлеге датаны ул гүзәл зат буларак каршы алса, гомер бәйрәме дә шушы көнне аның, ә быел ул юбилейлы да - Фәридә ханымга 50 яшь тула.

Райондашларыбыз Фәридә ханымны район кулланучылар җәмгыятендә эшләгән кеше, сатучы буларак белә. Әлеге хезмәте аның 1990 елдан ук башлана. Һәрвакыт игътибарлы, итагатьле, ачык йөзле булуы белән хөрмәт казана ул. Бүген дә әлеге һөнәренә тугрылыгын саклап, сатучылык эшен дәвам иттерә.

Тормыш иптәше Ваһап белән 1989 елда бәхетле гаилә корып, бер ул үстерәләр. Аны армия сафларына озатып, исән-имин каршы алалар. Бүген алар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, гомер кичерәләр.

Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Боларның барысы да Фәридә ханымга хас сыйфатлар. Нәкъ шулар бәрабәренә үз бәхетенә юл салган да ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр