Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Җәүһәрия Баһаветдинова: «Уңышның сере — яратып үстерүдә»

Һәр авылда бакчачылык белән шөгыльләнүче осталар була. Аларның тәрәзә төпләре ел әйләнәсе шау чәчәктә булыр, җәй көне бакчаларына керсәң, андагы төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимешкә, чәчкәләргә сокланмый мөмкин түгел.

Шундый һәвәскәр бакчачы-осталарның берсе — Иске Чүпрәле авылыннан Җәүһәрия Әмирбәк кызы Баһаветдинова. Аның чәчәккә күмелгән өй каршысы ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Күпләр Җәүһәрия ханымның капкага бару юлындагы, өй алдындагы бакчада аллы-гөлле чәчәкләренә сокланып китәләр, хәтта туктап фотога төшереп алучылар да шактый икән.

Өй алдындагы чәчәк түтәлләрен дә үзенчәлекле түгәрәк итеп ясаган ул, яннарына исә резина кисәкләреннән ясалган ак төстәге аккош сыннарын утыртып чыккан. Гади генә әйбер кебек, ә нинди матурлык тудырылган. Бакчаларындагы чәчәкләрнең дә нинди генә төре юк. Моннан тыш, помидор, кыяр да, болгар борычы да, кәбестә дә, үрдәкләр дә, тавык-чеби дә үстерә әле Җәүһәрия ханым хуҗалыкларында. Үстерә дим, чөнки тормыш иптәше Нәгыйм күбесенчә Казан шәһәренә барып эшләп йөри. Әлбәттә, ирле-хатынлы Баһаветдиновлар һәр эшне килешеп, киңәшләшеп эшлиләр, әмма йорт, бакча эшләре Җәүһәрия ханым карамагында. Бакчада төрле чәчәкләрдән күзләр камашса, сабакларында ук кызарып пешеп утырган помидорларны, кыярларны, борычларны, кәбестәләрне күреп, ничек өлгерә икән бу ханым дип шаккатып куясың.

Әле бит Җәүһәрия ханым дәүләт эшендә дә хезмәт куя, 30 елдан артык район судында хезмәт куя ул, хуҗалыкларында бәрәңге, чөгендер, бозау да үстерә. Ничек өлгерәсең син боларның барысына да дип сорагач та, ул елмаеп «Үз өебез белән торырга, шәхси бакчабызда төрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр, чәчәкләр үстерергә яшьтән үк хыялландым», дип җавап бирде.

Җәүһәрия ханым тумышы белән районның Иске Чокалы авылыннан. Тормыш иптәше Нәгыйм да шушы авылныкы. Авылдагы мәктәпне тәмамлаганнан соң Җәүһәрия Ульяновск каласына юл тота, автозаводка эшкә урнаша. Аннан авылдашы белән гаилә корып, районга әйләнеп кайталар яшьләр. Яшь гаиләгә район үзәгендәге күпкатлы йортлардан фатир да бирәләр. Үз йортларын булдыру хыялы аларның күңелен җилкетеп тора. Балалар үсеп беткәч алар ирле-хатынлы утырып киңәшәләр дә, халык теленә «Дачный» исеме белән кереп калган урынга йорт булдыру хыялы белән «яна» башлыйлар.

Башлап өй төзү өчен участок алалар, аннары әкренләп кенә төзү эшләренә керешәләр. Иң башлап мунча булдыралар алар, аннан сарайлар, өй төзиләр. 2015 елда өйләрен төзеп бетереп, күченеп тә киләләр.

— Шәхси йортларда яшәп, үз бакчаларында нәрсә телиләр, шуны чәчеп үстерүчеләргә карап соклана идем. Олыгая башлагач үзебез дә тәвәкәлләп төзелешкә тотындык. Әлбәттә, йорт җиткерү эше җиңел генә бирелмәде, шулай да тырыша торгач хыялыбызны тормышка ашыра алдык. Бакчада эшләргә яратам. Кая барсам да матур чәчәк, гөл күрсәм, аны үземнең бакчамда, яисә тәрәзә төбемдә үстерәсем килә башлый. Чәчәкләр, гөлләр һәм яшелчә, җиләк-җимеш үстерүне бөтен күңелем белән яратып башкарам, бер авырлыгын да күрмим, уңышның сере дә бит аның яратып үстерүдә, дип уйлыйм мин, — ди Җәүһәрия ханым.

Быел ел корылыклы булуга да карамастан, Җәүһәрия ханымның суганнары, сарымсаклары да ишелеп уңган. Сарымсакны хәтта теләүчеләргә саткан да әле ул. Табигатькә чыгып, дару үләннәрен, чәй тәмләткеч үләннәрне дә әзерләргә өлгергән. Мунча өчен минекләр дә әзерләп куйган. Гөлләрнең дә нинди генә төрләре юк аларның тәрәзә төпләрендә.

— Яраннарны әйтмим дә инде. Аларның бик күп төрлесе бар. Мин аларны кыш буе өйдә үстерәм дә язга чыккач, бакчага күчереп утыртам. Алар анда көзгә хәтле бик матур итеп чәчәк атып утыралар,-ди ул.

Уңган хуҗабикә, сөекле тормыш иптәше булу белән беррәттән, кызлары Зөлфия һәм уллары Зөфәр өчен кадерле әни дә, оныклары Булат һәм Динә өчен яраткан әбиләре дә әле ул. Бәйрәмнәрдә, ялларда гаилә бергә җыйналгач, өй эче бала-чаганың шат авазларыннан гөрләп тора аларның. Сынап карагыз!

Җәүһәрия Баһаветдинованың бакча эшләре тәҗрибәсеннән:

— Август — бакчада эшләрнең кызган чагы. Ачык грунтта үсүче кыяр-помидорларны төнгегә каплап калдырам инде мин, көтмәгәндә кырау сугуы, өшүләре мөмкин. Суган, сарымсак кебек культураларны җыеп алырга кирәк. Мин җыйдым инде. Яхшырак саклансын өчен өч-дүрт көн кояшта тотып киптерәм мин аларны. Аннан соң җил йөри торган урынга куеп торам, суыта башлагач кына саклау урынына кертәм.

Иртә өлгерешле кәбестәне дә кисеп алып, куллана башларга кирәк. Чөнки артык тотсаң ярыла.

Туфракны кышкыга әзерләп калдырырга тырышам. Яшелчәләрдән бушап калган урынга ашлама (тирес, навоз) кертәм аннары басып (казып) чыгам. Август аенда казып калдырылган туфракта яшелчәләр әйбәтрәк үсә, уңышы да мул була. Юкка гына элек, колхозларда бөтен җирләрне туңга сөреп чыкмаганнар шул инде.

Уңдырышлылыкны арттыру өчен кулланган ысулларымнан тагын бересе — мунча көлен гел бакчага сибәм. Булышадыр, дип уйлыйм. Көл туфракның әчелеген киметә, диләр бит. Шул ук вакытта калий ашламасы да булып тора. 

Горчица, арыш, уҗым бодае чәчеп тә калдыргалыйм. Иртә язда аны чабып, ваклап, туфракка кертәбез. Алай эшли алсаң, бу җирдә яшелчә тагын да уңа. Өлгерергә кирәк, әлбәттә.

Теплица, билгеле аерым мәсьәлә. Ул төрле авыруларларның, күбәләк, бөҗәк, кырмыскаларның яраткан урыны. 

Чүп үләне булдырмаска кирәк теплицада. Ул арадашчы ролен үти. Язын да, көзен дә теплицаны, андагы үсемлекләрне бакыр купоросы белән эшкәрткәлим. Базарда төрле препаратлар бар бит хәзер. Интернетта һәвәскәр бакчачыларның ничек шөгыльләнгәннәрен карап барам, киҗәшләренә колак салам. Үзем дә сораулар бирәм. Беркем дә белеп тумый, шулай яши-яши өйрәнәбез инде. 

Һәркемгә бакчаларында мул уңыш үстерүләрен телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев