Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Әниле булып яшәү– олы бәхет

Зур Чынлы авылында яшәүче Мәрьям Зарифулла кызы Сафина үзенең 90 яшьлек юбилеен исәнлектә, балалары, оныклары янәшәсендә һәм боларны үзенә Ходайдан бирелгән олы бүләк итеп каршы алды.

Озын гомерле авыл өлкәне күп балалы гаиләдә, иң төпчеге - 11нче бала булып дөньяга аваз сала. Гаилә ишле булса да, әти-әнисе ачлык-ялангачлыктан котылыр өчен төрле юллар белән ризык табарга тырыша. Балалар да аларга җиң сызганып ярдәм итә. Йомырка, йон ише әйберләр җыештырып Ульян якларына чыгып китеп, сәүдә итәләр. Аннан тоз, керосин һәм башка бу якларда булмаган әйберләрне алып кайтып, саталар.

Билгеле, хуҗалыкта да, колхозда да эшләр җитәрлек була. Мәрьям апаны да алар читләтеп үтми. Яшьли җәен кырда, кышын фермада хезмәт куя ул, урман кисәргә йөри.

Тормышка авылдашы Әнвәр исемле егеткә чыга. Бик бәхетле яшиләр алар. “Бервакытта да авыр сүз әйткәне булмады. Бергә гомер итүебезгә 60 ел туларга бер атна калганда ташлап китте. Бик уңган кеше иде”,-дип тормыш иптәше турында якты хатирәләрен барлады Мәрьям апа.

Дөньяга алты бала тудыралар Сафиннар. Кызганыч, игезәкләренең берсе бала вакытта вафат була. Еллар узгач, тагын бер кызларының фаҗигале төстә вафат булу ачысын күрергә туры килә.

Бүгенге көндә улы Мөстәкыйм, килене Рәмзия тәрбиясендә яши Мәрҗяи апа. Килененең дә бу нигезгә төшкәненә дүрт дистәдән артык ел узып киткән. “Мин үзем дә кайнана белән гомер иттем. Кайнатам сугышта вафат булган иде. Бик матур яшибез, Аллаһыга шөкер, карыйлар, тәрбиялиләр үземне”,-ди юбиляр.

Төп йорт бәйрәмнәрдә, ялларда  балалар, туганнар җылысы белән тагын да ямьләнә, яктыра. Мәрьям апаның туган көненә дә барысы да җыелышып кайтканнар иде. Мул табыннар корганнар, авылдашларын да чакырганнар. Балалар, оныклар Мәрьям апа алдында баш иеп, һәркайсы тәрбиясе, мәхәббәте, йөрәк җылысы өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Мәрьям апа белән Әнвәр абыйның тырышлыгы үрнәгендә алар барысы да бу тормышта үз урыннарын тапканнар, белем алганнар, тырышып, төрле өлкәләрдә намус белән хезмәт итәләр. Оныклар да әбиләре янында узган мәктәп ялларын искә алып, якын кешеләренә  изге теләкләрен әйттеләр.

Юбиляр адресына район башлыгы Марат Гафаров исеменнән дә җылы теләкләр, котлау, бүләкләр җиткерелде. Әлеге күркәм миссияне район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Фаил Фахуллов башкарды.

–Без бик бәхетлеләр. Әни, дип әйтер кешебез бар. Аңа 90 тулса, үзебез дә аның эзеннән кайсыбыз 60, 70 не тутырып киләбез. Кайтып керергә туган нигезебезнең ишекләре һәрвакыт ачык, кадерле кешебез көтеп тора.  Әни бит ул–өебезнең нуры, түребезнең кояшы. Өебзне җылытып, Аллаһы Тәгалә биргән гомере белән шатлыкта, тынычлыкта яшәсен,-ди Әлфия ханым күптән түгел әниләренең гомере өчен көрәшкән район үзәк хастаханәсе табибларына, шәфкатьтуташларына да рәхмәт сүзләрен белдереп.

–Әниебез кинәттән авырап китте безнең. Хәтта, сулышы да чыкмый да башлады. Бик курыктык. Район үзәк хастаханәсеннән ашыгыч ярдәм машинасы чакырттык. Ерак ара булса да, шофер Илгиз Сафин белән шәфкать туташы Нина Портнова бик тиз килеп җиттеләр һәм әнине караганнан соң, хастаханәгә алып китәбез, диделәр. Шулай итеп, әниебез реанимациягә эләкте. Табибларның төгәл диагноз куюлары, профессиональ эш итүләре нәтиҗәсендә  8 көн эчендә Ходайның рәхмәте белән ул акка басты. Аеруча олы рәхмәтебезне реанимация бүлегендә эшләүче, әниебез янынннан китмәгән олы күңелле  медицина хезмәткәрләре: Н. Синдюковага, В.Кузьминага, Р. Шиһаповага, Э.Романовага, Р.Сатдыйкулловага, О.Гордеевага әйтәбез. Эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез. Һәркемгә олыгайганчы әниле булып яшәү бәхете язсын, - диде Әлфия ханым.

Әйе, әниле булу –олы бәхет. Һәркемне шушы бәхет озаграк еллар озата килсен иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев