Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Ана шатлыгы

Городище авылыннан Роза Гордеевага командирлар улыннан Рәхмәт Хаты җибәргәннәр

 Городище авылыннан Роза Гордеевага командирлар улыннан Рәхмәт Хаты җибәргәннәр. Без исә Роза ханым һәм аның улы турында тулырак сораштып, сезнең игътибарыгызга да язарга булдык.

Роза ханымның улы Никита бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Урта мәктәпне бары тик яхшы билгеләргә генә тәмамлый, спорт белән шөгыльләнә, футбол, хоккей ярышларында катнаша, мәктәптә бик актив укучыларның берсе була ул. "Мәдәни чаралардан да читтә калмый иде, бер чыгыш ясаганда 25 шәр куплетлы шигырьләр сөйли иде",-дип горурланып сөйли улы турында әнисе. — Турникта 26-шар тапкыр күтәрелә иде. Чаңгы ярышларда җиңү яулап кайта иде. Безнең тәрәзә урман ягына карый, ул якта ярышлар уза торган иде. Мин инде улымны күзәтергә мунча түбәсенә кадәр менә идем, көче җитәрме, юкмы, дип бик борчыла идем. Сабантуйларда узучы ярышларда да актив катнаша иде.

Мәктәпне тәмамлагач, Никита Ульяновск шәһәрендә авыл хуҗалыгы буенча югары уку йортына керә. Ике ел укыганнан соң, Ватан алдындагы бурычын үтәү өчен хәрби хезмәткә китә. Армиядә дә спорт белән мавыга, күп кенә медаль һәм күп кенә грамоталар белән кайта.

Хәрби хезмәттән соң, читтән торып укуын дәвам итә. Уку барышында беррәттән төзелештә эшли. Кулына диплом алганнан соң, Ульяновск шәһәренең бер банкына эшкә урнаша. 

«Улым бик тә кайгыртучан. «Әни нинди ярдәм кирәк, хәлләрең ничек?», дип сорап кына тора иде. Ялларга кайтканда да бервакытта буш кул белән кайтмады. "Менә сиңа күчтәнәчләр, дип тәм-томнар белән сыйлый иде. Илдә мобилизация башлангач та, үзе шалтыратты. "Повестка килсә, курыкма, миңа шалтыратырсың",-диде. Чыннан да улыма беренчеләрдән булып чакыру килде. Ана буларак, бик кайгырдым. Минем хәлемне күпләр аңлыйдыр, дип уйлым. Аллаһыга ялварып, улымны сакла, дип һәр көнне дога кылам".

Агымдагы елда Роза ханымга 50 яшь тулган. Нәкъ шул көнне хат ташучы почта ящигында хат калдырган. "Ачып карасам, улымнын хезмет ите торган хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты. Туган көнемә иң олы бүләкләрнең берсе булды ул«,-ди ана кеше шатланып. Рәхмәт хатыннан тыш, Никита «Хәрби батырлыклары өчен» медале белән дә бүләкләнгән әле.

Хатта исә түбәндәге юллар бар: «Хөрмәтле Роза Васильевна! 
Сезгә улыгыз хезмәт ите тогран частнен командиры мөрәҗәгать итә.
Хезмәт вакытында улыгыз үзен намуслы, кыю, ярдәмчел хәрби хезмәткәр буларак танытты. Махсус операция зонасында, тормышына һәм сәламәтлегенә даими рәвештә куркыныч янаган хәләттә, рядовой Гордеев куйган бурычларны батырларча һәм профессиональ рәвештә башкара. Никита командирлар, иптәшләр арасында хөрмәткә ия, үрнәк булып тора. Нәкъ менә сезнең улыгыздай батыр хәрбиләргә илебез таяна. 
Батыр, кыю ул, лаеклы шәхес тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Улыгыз белән лаеклы горурлана аласыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, уңышлар һәм улыгыз белән исән-имин күрешүләр насыйп булуын телим». 

Без дә Никитаның һәм башка якташларыбызның махсус хәрби операция зонасыннан туган якларга исән-сау кайтуларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев