Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Алтын куллы Кәшаф

Әтием истәлегенә багышлана

Минем әтием Кәшаф Хәлиулла улы Хәлиуллов 1922 елның 23 августында Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туган. Авылда мәктәпне тәмамлап, агач эшендә, төрле хезмәтләрдә эшли башлый. Күп тә итми, ил өстендә кара афәт–Бөек Ватан сугышы башлана. Ул үз теләге белән Ватанның азатлыгы өчен көрәшкә китә. Анда да фронтның алгы сызыгында була, ләкин дошман минасына эләгеп, аягы җәрәхәтләнә, ике кул бармагын югалта. Әтиемә күкрәк тулы орден-медальләр белән исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була.

Сугыштан соң да, ул үзенең яраткан хезмәтен дәвам итә. Әтием бар яктан да булган–уңган бик күп һөнәрләр иясе иде. Өй салу, агач-балта эшләре, тимерчелектә, гармун төзәтү, сәгать көйләү,  дисеңме, кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк иде. “Оста кулда ут уйный” дигән мәкаль нәкъ аңа карата әйтелгән кебек. Нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, намус белән башкарган . Юкка гына аны авылдашлары “Алтын куллы Кәшаф”, дип йөртмәгәннәр.

Шуның өстенә әле ул–авылыбзының гына түгел, тирә-як авылларга да даны таралган оста гармунчы булган.  Зифа буйлы, зәңгәр күзле, үткен гармунчы егет–күпләрне сокландырып, үзенә караткан. Ләкин әтием, авылыбызыга укытучы булып килгән уңган, чибәр Яңа Кәкерле кызы Миңнебәнатны үзенә яр итеп сайлый.

Алар 1949 елда бергә матур гаилә  коралар. Бер-бер артлы тупырдап торган, җиде сабый дөньяга аваз сала. Сугыш кырларында алган яраларына карамастан, тормыштан зарланмыйча, нинди очракта да үзендә яшәүгә көч, ямь табып, рухи ныклык белән  тормышны яратып безне-җиде баласына олы тәрбия биреп, аякка бастыралар, үз сукмагыбызны табарга ярдәм итәләр.

Кызганыч әтием, Кәшаф Хәлиулла улы (сугыш яралары да үзен белгерткәндер) 1985 нче елның җәендә безнең арабыздан китте. Бу көннәрдә, әгәр әтием исән булса, аңа 100 яшь тулган булыр иде.

Әтиемне соңгы юлга озатканда да авылыбыз халкы: “Их, Кәшаф абый, синең тиңе булмаган алтын кулларыңны гына алып каласы иде бит”,-дип елап җирләгәннәр.

Әтиемне туганнар да тирә-күршеләр, дус-ишләр дә гел сагынып  искә алабыз. Инде үзебез олыгаеп барып, бала-оныкларыбыз үсеп буйга җитсә дә, әле дә әтинең биргән киңәшләрен, җылылыгын тоеп яшибез.

Реклама

Әти! Син кайчан таләпчән, кирәк чакта кырыс та була белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдың. Синең бүгенге тыныч күк йөзе булдыруга  керткән өлешең бәрабәрәнә без бүгенге тыныч тормышта бәхетле яшибез һәм моның өчен чиксез рәхмәтләребезне әйтеп, баш иябез.

Шушы туган көнең җиткән көннәрдә, әти бу язмам сиңа дога булып барып ирешсен иде, урының җәннәт түрләрендә булсын иде. Син минем өчен һәрчак үрнәк өлге, якты маяк булып каласың, Әтием!  Мең рәхмәт сиңа, газиз Әтиебез!

Чәчәк бәйләмнәре сиңа илтсәм,

Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.

Йөрәк җылымны бүләк итәм,

Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.

Сине сагынып яраткан кызың Гөлфира Шакирова (Хәлиуллова), Чүпрәле-Буа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев