Алексей Ярухинның хезмәт биографиясе Чүпрәле җирлеге белән тыгыз бәйләнгән
Туган җиргә тугрылыклы гомер
Алексей Егорович Ярухинның хезмәт биографиясе районыбыз җирлеге белән тыгыз бәйләнгән
Яңа Уби авылында туып-үскән райондашыбызның хезмәт эшчәнлеге 1983 елда “Чапаев” исемендәге колхозда башлана. Ишле гаилә...Әтисе колхоз рәисе...Шуңа да егеткә колхоз, хуҗалык эшләрендә шактый тырышлык күрсәтергә туры килә. Аннан армия хезмәте, югары уку йортында белем алу–болар һәммәсе аның тормыш карьерасында яңа этап башлануга этәргеч ясый.
Авыл җирлегенең үсешен, халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәү вазифасына ул 1999 елда керешә. Җирле үзидарәләр төрле реформалар аша узган чорларда да халык аңа бу эшне ышанып тапшыра һәм ялгышмый. Село-Уби авылы җирлеге һәрвакытта да район, республика күләмендә үрнәк итеп күрсәтелә, зур дәрәҗәле кунакларны кабул итә, масштаблы чаралар биредә үткәрелә.
Ул кабинетта гына утырып карар чыгаручылардан түгел, вазгыятьне үз күзләре белән күрергә, кешеләр фикерен тыңларга омтыла. Киң караш, ихласлык, гадилек һәм башкарылган эшен җитәкчелек тә тәҗрибәле, компетентлы, заманча фикер йөртүче оештыручы буларак югары бәяли һәм район башлыгы урынбасары вазифасын тәкъдим итә. Әлеге хезмәткә ул 2019 елда керешә һәм бүгенгәчә шушы вазифаны били.
Алексей Егорович Ярухин–киңкырлы шәхес. Төп хезмәтеннән тыш, ул җәмәгать эшчәнлегендә дә, спортта, мәдәнияттә актив катнаша. Озак еллар дәвамында чуваш милли-мәдәни үзәген җитәкли, милләтенең телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.
Спорт аның тормышында аерым урын алып тора. Ул чаңгы ярышларында актив катнаша, муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында команда составында призлы урыннар ала. Моннан тыш, ул шахмат белән мавыга, мәктәпләрдә шахмат түгәрәкләре оештыру һәм ярышлар үткәрү инициаторы булып тора.
Күпьеллык намуслы хезмәте аның төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән. Агымдагы 60 еллык олы юбилее уңаеннан аңа район башлыгы Марат Гафаров эшлекле дүшәмбедә җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы»ның мактау билгесен тапшырды.
Гаиләдә дә Алексей Егрович үрнәк әти, оныкларына яраткан бабай. Тормыш иптәше Людмиласы белән алты бала тәрбияләп үстерәләр, бер уллары бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша.
Зур тормыш юлы үтеп тә, гадилеген һәм кешелеклелеген саклап калган, авылдашларының һәм райондашларының ихтирамын яулаган Алексей Ярухинның– күркәм гомер бәйрәме. Ә алда – яңа планнар, яңа башлангычлар, яңа үрләр. Шушы үтәсе юлларда аңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев