Реклама
Шәхесләр
“Әле дә ярый кызларым бар”
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Маһирә Зәйнулла кызы Вәлиева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Вәлиева Маһирә Зәйнулла кызы 1932 елның 29 августында туган. Гаиләдә алар биш бала була. Аларның өчесе сугыш вакытында ачлыктан үлә.
Балачагын искә алып, “без кычыткан ашадык, кырлардан коелып калган бодай, ындырлардан черек бәрәңге җыйдык, шулай җан асрадык”, ди. Мичкә ягу өчен торф кисүләре дә үзәгенә үтеп калган аның. Әлеге нужалардан качыптыр инде җиденче сыйныфны бетергәч Мәскәү өлкәсенә китә кыз. Анда Узловая шахтасында эшли башлый. Эчәчәк суы, яры тарткан күрәсең, 10 елдан соң кире туган авылына кайта Маһирә. Бернинди авырлык каршында да каушап калмаслык итеп чыныккан кыз һөнәри училеәега укырга кереп, чәч кисү мастеры дигән таныклык ала һәм шушы һөнәре буенча хезмәт тә күрсәтә бюашлый. Озакламый өч кызының әтисе булачак кешене – Абдулхәлимен дә очрата. Туй ясап, өйләнешеп тә куялар, әйткәнемчә, бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килә. Һәм инде өлкәнәеп барган Вәлиевлар икесе бергә - юл хезмәте оешмасында эшли башлыйлар. Тормышлар инде бу вакытка җиңеләя.. Тик барыбер, илнең күтәрелеш елларында гаиләгә балалар үстерергә, аларны укытырга, югары белем алуларын да тәэмин итәргә кирәк була.
Уңган һәм һәр эшкә җаваплы карый торган кеше буларак юл службасында эшләгәндә дә үзенә тапшырылган һәр йөкләмәне намус белән башкарырга тырыша Маһирә Вәлиева. Олы кызлары әнә бүген дә әти-әниләренә булышып, тракторларга су ташулары турында сөйлиләр. Моны ул эшләгән оешма җитәкчелеге бүген дә онытмый. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына "Татавтодор" үзенең хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән журнал чыгарган. Анда Маһирә Зәйнулла кызы турында язма урын алган. Хезмәтеңә хөрмәт шушыдыр инде ул.
Хөрмәт дигәннән, балалары тарафыннан да бик хөрмәтләнә Маһирә ханым. Алар аны ялгызын гына бервакытта да клдырмыйлар. Картлыгын да тыл ветераны кызлары, кияве тәрбиясендә кичерә.
“Балачак, яшҗлек елларымның бик авыр узуының галәмәтедер инде – сәламәтлегем какшады шул. Ярый әле, балаларым бар”, ди Маһирә ханым бүгенгесенә шөкер итеп.
Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов котладылар. Шулай ук үзенең хезмәт ветеранын котларга "Татавтодор" ның Чүпрәле районындагы филиалы вәкилләре дә килгән иде.
Кунаклар РФ Президенты исеменнән котлаулар, бүләкләр һәм район башлыгы исеменнән чәчәкләр тапшырдылар. Сәламәтлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев