Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Алда 95-е, 100-е дә булсын!

Иске Задур авылында яшәүче Рушания Шарипҗан кызы Җамалетдинова ишле гаиләдә, 1933 елда, өченче бала булып туа, аңардан соң дөньяга тагын дүрт бала аваз сала.

Билгеле, тормышлар яхшы булмый. Сугыш еллары:туйганчы ашарга да, кияргә киеме дә юк. Балачакның хатирәсе булып, Рушания апа күңелендә, әнисенең  черегән бәрәңгене киптереп, уып, алабута кушып, ипи пешергәне истә калган. “Аның ачылыгы, авызга ала торган түгел, әмма нишләп була, ачлыктан үлмәс өчен ни барына риза идек. Күпчелек халык шулай яшәде”,-ди ул.

Мәктәптә дә әлләни белем алырга язмый Рушания апага. Авылда башлангычны тәмамлагач, район үзәгенә йөреп укырга кирәк. Көн саен кайтып та булмый, ә туганнарында яшәүгә – “бер тамакка артачагын” белеп, әтисе ризалашмый.

Үсмер бала олылар белән урман кисәргә, кырга, колхозга эшкә йөри. Соңрак Рушания апаның хезмәт юлы почта белән бәйләнә. Район үзәгенә көн саен 8 км араны узып килеп, газета, хатлар тулы олы сумканы күтәреп кайтып, авыл халкына тарата ул.

1956 елда Рушания апа авылдашы Роберт белән гаилә кора. Авыл егете алдынгы шофер була, гомере буе колхозда хезмәт итә. Рушания апа белән Роберт абый икесе дә намуслы эшләп, олы хөрмәтләүләргә, хезмәт ветераны исеменә лаек булалар. Матур, тату гаиләдә 3 ул һәм 2 кыз тәрбияләп үстерәләр, белем бирәләр.

Олы кызлары Сиринә хәрби частьтә хезмәт куя, Чечняда була, хәрби хәрәкәтләр ветераны исеменә ия. Лаеклы ялда булса да, бүгенге көндә дә Казан шәһәрендә яшәп, эшли. Уллары Рәшит тә эчке эшләр органнарында капитан дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, шулай ук, Чечняда була, Мәскәүдә яши, эшли.

Икенче кызлары Тәнзилә ханым да Казан шәһәрендә яши, дәүләт органнарында эшләвен дәвам итә. Тагын бер улы Рәфисе район үзәгендә гаиләсе белән гомер итә, Әфган сугышы ветераны.

Рушания апаның янында исә төпчек улы Равил, тормыш иптәше Тәслимә белән яши. Туган нигезне саклап, туганнарны олылап, бер ояга туплаучылар, каршы алып, озатып торучылар да  алар.  Оныклар, оныкчыклар саны да бу гаиләдә 15 ләп җыела.

Бу көннәрдә авыл өлкәненә 90 яшь тулды. Олы гомер бәйрәме уңаеннан Рушания апа  янына балалары кайтты, җитәкчеләр котларга килде. Олы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, бәхетле картлык теләделәр кунаклар. Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз, алда 95-е, 100-е дә көтсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев