Алар алты ятим үскән...
Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Фәсахәтбану апа Ситдыйкованың тормыш юлы җиңелләрдән булмый. "Ничә яшемдә икәнлегемне әйтә алмыйм, әмма мәктәптә укый идем инде, алты бала ятим калдык...", ди ул.
Башлап әниләре 43 яшендә, аннан соң икенче елны әтиләре вафат була аларның. Фәсахәтбану апа гаиләдә дүртенче бала була. Олы апаларын сугыш елларында окоп казырга алып китәләр.
-Ашарга да юк, кияргә кием юк иде. Шулай да әти-әнидән сыер калды, шул коткарды ачлыктан,-ди Фәсахәтбану апа. Олы апасы Мәрьямның ныгып җитмәгән куллары белән алабута оныннан камыр басканнарын да искә ала: "Күрше апа бик әйбәт кеше иде, шул күп ярдәм итте безгә",-ди.
Гомере буе авылда, авыл җирлегендә хезмәт куя ул. Тормышка авылның чибәр егете, Сабантуй батыры Мөбарәкҗанга чыга, балалар үстерәләр. Бүгенге көндә төп нигездә уллары Радик һәм кызлары Фәрдания белән тигез гомер кичерәләр өлкәннәр.
-Бүгенге җитеш тормышны күрә алуым төштә кебек, Ходайга мең рәхмәтлемен, күрәсең, олыгайгач рәхәтлек насыйп итәргә уйлагандыр,-ди күз яшьләре аша Фәсахәтбану апа.
Моннан берничә ел элек Фәсахәтбану апа авыруы аркасында аягын югалта. Моңа кадәр хастаханәгә дә барганы булмый аның. Әлеге әрнүне дә бик авыр кичерә.
Фәсахәтбану апа шушы көннәрдә олы юбилеен, 90 яшьлеген билгели. Әлеге уңайдан өлкәннәрне район җитәкчеләре, авыл җирлеге котларга килде, бүләкләр, котлаулар тапшырды.
Өлкәннәр күңеле сабый баланыкы сыман. Игътибарга, хөрмәткә чын күңелдән куаналар алар, изге теләкләрен юллый-юллый озатып калалар....
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев