Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

95 яшьлек Шәмшеруй әбинең күңел яктылыгы һәркемгә дә җитәрлек

 Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әбекәй шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган.

"Сабырлык белән яшәдем, озын гомерле булуымның сере шундадыр, кеше белән бер тапкыр да сүзгә килмәдем",- ди Чепкас-Ильмәт авылында яшәп, 95 яшьлек юбилеен каршылаган Шәмшеруй Хөсәенова. Аның һәр сүзе тормышның алтын кагыйдәсе булып яңгырый.

 Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әбекәй шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган. Әтисе, дүрт абыйсы сугышта катнашалар, соңгылары вафат булалар. Ире Сәет тә – сугыш ветераны. Бергә алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге нигездә тәгәрәшеп дүрт кыз, ике ул (берсе мәрхүм) тормышта үз урыннарын табып, игелекле хезмәт итәләр. Шәмшеруй әбинең бүген дә әле күңел яктылыгы биш баласына, 12 оныгына, 23 оныкчыгына да җитәрлек.

"Балаларым бик тәүфыйклы булдылар, иркәләнеп утырырга вакытлары булмады, кече яшьтән эшнең тәмен белеп үскәнгәдер, тормыш итә башлагач та миңа бер мәшәкать тә тудырмадылар", - ди әбекәй. Шуңа да һәрбер баласына тигезлек теләп, бала хәсрәтләре күрергә язмасын дип һәр көн дога кыла, әле дә булса уразасын да калдырмый.

Юбилей көнендә өй тутырып үзен котларга җыелган балалары, оныклары изге теләкләренә өстәп район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова  илгә-көнгә лаеклы ул-кызлар үстергән Акъәбигә изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев