Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

50 яшь ул - гомер уртасы гына

Гадәттә без гомерне аккан суга тиңлибез. Әле генә сабый булып дөньяга аваз салып өлгермисең, гомернең уртасына килеп җиткәнеңне сизми дә каласың. Үткән гасырның туксанынчы еллары башыннан алып 16 ел дәвамында бергәләшеп бер "йөкне" тарткан хезмәттәшебез Зинаида Стратоновага да 50 яшь тулды.

Район типографиясе үзенең эшчәнлеген туктаткач, хезмәткәрләр дә эшсез калды. Үз вазыйфаларын күңел биреп чын профессиональләрчә башкарган коллектив членнары башка оешмалардан эш эзләргә мәҗбүр булдылар, эшкә урнаштыру биржасына хисапка бастылар. Әлбәттә, андый осталарның шушы хәлгә калуы бик аяныч иде. Нишлисең,заман җилләре үзенекен дәгъвалый. Типографиядә хәреф җыю буенча алдынгылар сафында барган, янәшәдәгеләре тарафыннан зур ихтирам яулаган Зинаида Петровна әле кайчан гына үзенең мөлаем тавышы, акыллы фикерләре белән коллегаларын үзенә каратып, коллективның үзәгендә кайнап, алны-ялны белми хезмәт итә иде. Авыл җирлегендә теләсә кайсы кешенең кем икәнлеген ерактан эзлисе юк. Синең турындагы мәгълүматлар үзеңнән алда йөри. Район прокуратурасына эшкә дип килгәч тә, аңа "юк" дип әйтмиләр. Шулай да прокуратура бинасында эшләү өчен беркадәр дәрәҗәдә "тикшерү" үтәргә кирәк була. Биредә эшли башлагач та Зинаида Петровна үзен электәге кебек үтә дә җаваплы, тапшырылган эшне намус белән җиренә җиткереп үтәүче хезмәткәр буларак таныта, прокуратура җитәкчелегенең ышаныч аклый. Әле шушы көннәрдә генә 50 яшен тутырган Зинаида Петровнаны коллектив белән ихлас котладылар, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Шуны да әйтик, элеккеге хезмәттәшебез тормыш иптәше Леонид өчен тугры һәм алыштыргысыз хатын, балалары Елена һәм Арсенийга иң газиз ана. Елена Ульяновск шәһәрендәге дәүләт техник университетын яхшы билгеләргә генә тәмамлап белгечлек алды һәм хәзерге вакытта район хакимиятендә эшли. Уллары Арсений Чабаксар шәһәрендә укуын дәвам итә. Хөрмәтле Зинаида Петровна! Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Тыныч, сау-сәламәт көннәр, бәхетле тормыш, янәшәдәгеләрегезнең һәм балаларыгыз хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев