Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

40 ел атлар караган

Югары Каракитә авылында яшәүче Имаметдин Ризвановның шатлыклы мәшәкатьләр белән тулы көннәре— аңа 95 яшь тулды.

Котларга, һәрвакыттагыча, балалары һәм район җитәкчелеге килде.

Үзе дә бик уңай фикерле, кешеләргә карата да позитив карашта торучы Имаметдин абыйны авылда хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Катлаулы һәм озын гомер кичергән ул. 

Шул чор кешеләренә хас булганча, авыр хезмәт, сугыш еллары, сугыштан соңгы ачлык, җитмәүчелек — алар турында ул сагынып та, сагышланып та сөйли. «Бик авыр булды без үскәндә», ди.

Имаметдин абый 12 яшеннән колхозга эшкә килә һәм шуннан колхоз белән аның юлы аерылмый. Атлар карарга куялар яшь егетне. Ул аларны дүрт дистә ел тәрбияли.

—Әллә шуңа, әллә үзем атларны бик яраттым һәм яратам. Бик акыллы хайваннар алар,-ди ул.

Лаеклы ялга чыккач, үз хуҗалыгында да асрый ул атларны. Әле берничә ел гына бу маллардан аерылганына.

—Элек колхозда 100ләгән ат иде. Мәрхүм колхоз рәисе Мансур Җамалетдинов сарыклар фермасымы, әллә атларга конюшнямы, дигәч, соңгысын сайлаган иде. Үзе дә бик ярата иде атларны.

Сабантуйларга чабышкы атлар да әзерли Имаметдин абый. Үзе исә җайдак була. Ул елларның хатирәсе булып, җиңү яулаган өчен бирелгән гармун әле дә булса түрдә саклана. 

—Сабантуйлардагы атлар узышында 60шар ат катнаша иде. Зур Чынлы авылы җайдагы белән көч сынашканым әле дә исемдә. Соңыннан икебезне генә калдырып, ярыштырдылар, җиңгән идем,-дип хатирәләргә бирелде Имаметдин абый.


Юбиляр тормыш иптәше белән биш балага гомер бирә. Бүген ул төп нигезендә, пар канатыннан башка, инде 20 елга якын гомер кичерә. Авылда балалары, кызы Даниясе яши. Көн саен хәлен белешеп торалар.

Имаметдин абый тормышны яратуы, уңай тойгылар бүләк итә белүе белән дә аерылып тора, аның бу матур сыйфатлары барлык якыннарына да күчкән.

Гомер бәйрәме — 95 яшьлек юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдинов котлады аны.

Традиция буенча бер гасырга якын яшәгән авыл агаена Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, район башлыгы Марат Гафаровтан һәм авыл җирлегеннән дә бүләкләр тапшырылды, җылы теләкләр юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев