Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

40 ел җир табибы

Кем дә кем, бер башак үскән җирдә тагын берне, бер үлән сабагы үскән җирдә, икене үстерсә , ул кешегә барлык кешелек рәхмәтле булыр,- дип язып калдырган 1700 нче еллар башында Англиянең мәшхүр язучысы Джонатан Свифт. Бала чактан ук үсемлек дөньясын үз итеп, җитмеш яше җиткәнчегә кадәр аңа тугры калган Владимир...

Мин гади авыл баласы. Миңа мондагы тормыш, мондагы эшләр барысы да таныш. Кече яшьтән үк әтием белән бакчада эшләргә, җиләк- җимеш үстерергә ярата идем. Яшелчә үстерү дигәннән, аңа без көздән үк әзерләнә башлый идек, борыч һәм помидорлар утырту өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә яздан аларны уңдырышлы туфракка чәчәбез. Дөрес, алар белән күбрәк әнием шөгыльләнде, мин дә аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Бу эшләр миңа бик зур канәгатьләнү бирә иде,- дип искә ала балачак елларын Владимир Федорович. Городище авылында урта белем алгач та, армия хезмәтенә киткәнче Ульяновск өлкәсендәге һөнәри училищеларның берсендә укып киң профильле тракторчы- машинист белгечлеге ала. Солдатка анысы бик ярап куя. Шунда ук аны танкистлар әзерләү курсына җибәрәләр. Укуны ул яхшы билгеләргә генә тәмамлый һәм частькә кайткач аны танк командиры итеп билгелиләр. 1968 елда аңа Чехословакиядәге вакыйгаларда да катнашырга туры килә. Үзен бар яктан да үрнәк, тәртипле, теләсә нинди очракта да акыллы карар кабул итә белүен исәпкә алып, Владимир Кизинны кече офицерлар әзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Тактик өйрәнүләрдәге имтиханнарны гел югары билгегә генә тапшырган командир күп мәртәбә Мактау һәм Рәхмәт кәгазьләре белән бүләкләнә. Кайтыр вакыт җиткәч армия сафларында калдырырга да тәкъдим ясыйлар үзенә, әмма туган якларга кайтып үз авылыңа хезмәт итүне өстенрәк күрә ул. Районга кайтып берничә көн үтәргә дә өлгерми, әле генә солдат киемнәрен салган егетне "Сельхозтехника" берләшмәсенең торф отрядына, механик- бригадир вазыйфасына эшкә чакыралар. Ике җиңен дә сызганып эшкә алына ул. Моңарчы шактый авырлык белән генә планнарны үтәп барган коллектив яңа сулыш алгандай була. Эш күрсәткечләрен күзәтеп барган район җитәкчеләре беркадәр вакыттан соң Владимирны райкомга чакырталар да: "Син, Владимир Федорович, булдыклы һәм перспективалы егет, сиңа һичшиксез махсус белем алу кирәк. Киләчәгең бик өметле күренә",- диләр. Аннан соң райком юлламасы белән Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономнар әзерләү бүлегенә читтән торып укырга керә. Укуны практик эш белән бәйләп бару аның өчен бигрәк тә отышлы була. Авылдагы "Путь Ленина" колхозына комплекслы бригада җитәкчесе итеп билгеләнгәч тә, укуда үзләштергән белемен практикада куллана башлый. Аның бригадасы кырчылык буенча елдан- ел югары үрләр яулый. 1973 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 42 центнер уңыш алып район рекордын куя һәм СССР халык казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) бронза медале һәм телевизор белән бүләкләнә. Шул елларда аны колхозның комсомол секретаре итеп тә сайлыйлар. Оешма районда иң зурлардан санала. Исәптә торучы яшьләрнең саны гына да 110- га җитә. Үзенең төп вазыйфасыннан тыш аңа яшьләр арасында социалистик ярышлар оештыру, аларның авангардлык ролен күтәрү һәм тәрбияви чаралар үткәрү кебек өстәмә бурычлар да өстәлә. Хуҗалыкның барлык тармакларында да эшләүче яшьләрнең хезмәт активлыгы күтәрелә, машина- трактор паркларында һәм фермаларда яңа алдынгылар, хезмәт батырлары үсеп чыга. Җиде ел комсомол оешмасын җитәкли ул. Аннан соң аны төрле җаваплы урыннарга билгелиләр. Биш мең баш сарык исәпләнгән тармак начальнигы, үзәктәге товарлыклы- сөтчелек фермасы мөдире, баш зоотехник дилбегәсен дә тарта.

1977 елдан башлап аның агроном эшчәнлеге башлана. 1991 елга кадәр туган авылындагы "Путь Ленина" колхозында, аннан соң колхозлар бетерелгәч, "Заря", хәзерге вакытта "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының "Городище" филиалында баш агроном булып эшли. 40 елга якын ул җир табибы. Әлеге филиал ел саен кырчылык буенча югары күрсәткечләргә ирешә. "Безнең басулар уңдырышлылыгы белән бик үк мактана алмый. Мәйданнарның күп өлешен ташлы туфрак алып тора. Чәчү әйләнешен төгәл үтәп, барлык агротехник чараларны югары сыйфат белән башкарып чыкканда максатка ирешеп була. Чәчүлек орлыкларның сыйфатын аеруча игътибарда тотабыз, ашлама һәм гербицидларны да дөрес куллана белергә кирәк. Һәр агроном көз көне туфракны тирән итеп эшкәртергә кирәклеген белә. Бу дымны сакларга, чүп үләннәрен бетерергә ярдәм итә. Әмма һәр хуҗалыкта да моны эшләргә ашкынып тормыйлар, җирне өстән эшкәртү белән канәгатьләнәләр. Ә сукалау корылыктан да саклану чарасы бит. 2010 елгы корылыкта да без моны исбатладык. Гектардан 25 центнерга кадәр уңыш алдык. Яки, терлек азыгы хәзерләүне алыйк. Яз көне без күпьеллык үлән участокларын ике мәртәбә аркылыга һәм буйга тырмалыйбыз. Бу дым саклауга, җирне узган елгы калдыклардан чистартырга мөмкинлек бирә. Күпьеллык үләнне бер мәртәбә генә эшкәртү тиешле нәтиҗә бирми. Корылыклы елларда да без хуҗалыкның терлекчелек фермаларын һәм авыл халкын печән белән тәэмин иттек. Болар һәр игенчегә мәгълүм хакыйкатьләр. Әмма моны белү генә аз, аларны дөрес итеп кулланырга да кирәк. Күп нәрсә авыл хезмәтчәннәренә, механизаторларга да бәйле. Безнең игенчеләребез сыната торганнардан түгел, мин алар белән һәрчак горурланам",- дип сөйли Владимир Федорович. Әйе, хуҗалыкта белемле, яхшы баш белгеч булу мондагы эшләрнең куелышын һәм алга баруын күрсәтә торган билге. Тиздән 70 яшенә җитүенә дә карамастан, агрофирмада аңа хөрмәт зур. Ул да үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәрчак әзер. "Миңа озак еллар Әмир Сабирҗанов белән янәшә торып эшләргә туры килде. Ул гаҗәеп белемле кеше, күп агрономнар аның мәктәбен узды. Рәхмәт аңа",- ди ул. Владимир Федорович гаиләдә дә үрнәк әти. Тормыш иптәше Ольга Николаевна белән дүрт бала- өч кыз һәм бер ул үстергәннәр. Барысы да тәртипле, югары белем алган. Ольга Николаевна да авылда хөрмәткә лаек кеше. Озак еллар авыл Советында секретарь һәм балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. Иренең иртә таңнан соңгы кичкә кадәр эштә булуына да ул тормыш рәвеше итеп карый. Балалар үстерү дә аның җилкәсенә күберәк төшә. "Без авылдашларга авыр сүз әйтеп кыерсытканыбыз булмады. Урлашмадык, вәгъдәләргә хыянәт итмәдек. Җитәкчеләр ышанычын һәрчак акларга тырыштык. Балаларыбызга да шундый тәрбия бирдек. Шуңа шөкер димен. Кем алдында да йөзебез якты, хезмәттәшләребез белән рәхәтләнеп исәнләшеп, сөйләшеп, хәлне белешеп яшибез,"- ди Владимир Федорович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр