Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбен Клара Шәйхиевна Насретдиновадан башка күзаллау мөмкин түгел

Ник дигәндә, олуг остазның шушы белем йортында ярты гасырга якын гомере узган.

Шушы көннәрдә Клара Шәйхиевна Насретдинова үзенең гомер бәйрәмен - 80 яшьлеген билгеләп үтте. Ә бу исә үткәннәргә кайту өчен менә дигән мөмкинлек.

 Тумышы белән Аксубай якларыннан ул. Әтиләрен юллама белән райком секретаре итеп эшкә җибәргәч гаилә  бу якларда  төпләнеп кала. Яшь кызның балачагы, уку еллары биредә уза. Мәктәптә бәйгеләр, төрле кичәләр, атналыклар, ярышлар,  ачык чаралар еш уза. Чәчрәп торган актив кыз шулар уртасында кайный. Шуңа, мәктәпне тәмамлагач, кем булыйм дигән сорауга җавап тиз табыла: бер икеләнүсез – укытучы, бары тик укытучы булырга.

Институтны тәмамлап, Иске Чүпрәле урта мәктәбендәге хезмәт юлын да ул оештыручы буларак башлый. Аннан соң, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә һәм бу өлкәдә дүрт дистә елдан артык хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та, Клара Шәйхиевна, 65 яшенә кадәр, эшли.

– Мәктәп зур, укучылар саны бик күп. Урта мәктәпкә дип, күрше авыллардан укучылар күп килә иде. Иң мөһиме, коллектив көчле һәм һәркем үз эшен яратып, теләп эшли. Мәктәпнең алдынгы рәтләрдә булуы да шулардан гыйбарәт булды,– ди Клара ханым элеккеләрне искә төшереп.

Үз һөнәренә гомере буе тугры булып калуында Клара Шәйхиевна остазларының, хезмәттәшләренең һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуларын, аңлауларын, проблемаларны чишүнең дөрес юлларын күрсәтүләрен атый.

Гаиләсендә дә хөрмәтле хатын-кыз ул.  Мөнир Абзал улы белән тормышны җигелеп тарталар алар. Өч ул үстереп, илгә-көнгә лаеклы шәхесләр итеп тәрбиялиләр.

Шул ук вакытта хатын-кызга хас булган нәзәкатьлелекне, мөлаемлыкны, сабырлыкны саклап калган олы йөрәкле, гүзәл зат Клара ханым Хезмәттәше Рузания апа Айнуллова аның һәрвакыт ярдәм итүен, бергә аңлашып эшләүләрен сөйли.

–Синнән була ул. Бер авырлыгы да юк аның, дия-дия, төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашырга өнди иде, дөрестән дә җиңүләр яулап кайта идек,-ди.

Бүген олы яшьтә булуына да карамастан, Клара Шәйхиевна заманадан калышмый, мәктәп тормышы белән әле булса кызыксына–оныкларын хезмәт юлы узган белем йортына укырга йөртә.

“Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберләре, кайвакыт, сихәтләнергә дә теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән”, – дигән сүзләрне әйтергә ярата алыштыргысыз педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев