Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучыларының әниләре турындагы язмалары

27 ноябрь-Әниләр көне

 

 

Минем әнием

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Роберт Миңнуллин

 

Минем әнием Рамилә Ринат кызы Низамова 1985нче елның 29 нчы апрелендә Яңа Чүпрәле авылында дөньяга килә. Әни – минем өчен җирдә иң якын кеше. Дөньяда әниләр бик күп, ләкин минем әнием шикелле әни дөньяда бер генә кебек тоела миңа. Мин үземнең тормышымны әнидән башка күз алдына да китерә алмыйм.

Минем әнием бик әйбәт, акыллы, сабыр, тыйнак кеше. Ул гел шат куңелле, көләч йөзле һәм бик тә пөхтәлек, чисталык ярата. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Ул безне олыларны – олы, кечеләрне кече итәргә өйрәтә.

Минем әнием бар эшкә дә оста. Алар әти белән бергә җәен бакчада күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш устерәләр. Ә әниемнең шул яшелчәләрдән пешергән ашлары ашап туйгысыз. Мин һәрвакыт әниемә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Ял көннәрендә әнигә өй җыештырырга, идән юарга, ашарга пешерергә булышам.

Без гаиләдә өч бала: абыем, мин һәм кечкенә сеңелем. Әни безне өчебезне дә бертигез ярата. Безнең мәктәптән кайтуны әнием көтеп ала. Ул без кайткан төшкә тәмле ризыклар пешереп куя һәм без бергәләшеп тәмләп чәй эчәбез. Мәктәптә көнебез ничек узганын, нинди билгеләр алганыбыз белән уртаклашабыз. Шулай ук әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша, аңламаган сорауларымны аңлатып, үзенең киңәшләрен дә бирә. Без авырганда, безне дәвалый, иркәли. Шул вакытта әнием кочагына сыенып, озак-озак иркәләнәсем килә минем. Ул безне һәр кичне назлап йоклата, ә иртән сөеп уята.

Ярый әле янәшәдә әнием бар. Әнинең янәшәдә булуы минем өчен зур бәхет. Әни безне яраткан кебек, без дә аны бик-бик яратабыз. Киләчәктә әниемә исәнлек-саулык, озын гомер, бетмәс шатлык теләп калабыз.

Ильвина Низамова, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенен 7 “А” сыйныфы укучысы.

 

Минем әнием – бөтен яктан үрнәк шәхес

Һәркемгә үз әнисе – дөньядагы иң кадерле кеше, миңа да әнием бик кадерле. Минем әнием Әбдриева Гөлкәй Шамилевна. Ул район үзәк шифаханәсендә шафкать туташы булып эшли. Хезмәтен яратып, намус белән башкара. Әниемне бөтен кеше хөрмәт итә.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул минем беренче әйткән сузләремне ишетеп сөенгән, шатланган. Туган телебезне өйрәткән.

Мин мәктәптән кайткан төшкә өйдә тәмле ис таралган була. Әни белән без чәй эчеп, сөйләшеп утырабыз. Әнием миңа һәрвакыт булыша. Сорауларыма да сабыр гына җавап таба, киңәшләр дә бирә.

Минем әнием – бөтен яктан үрнәк шәхес ул. Оста бакчачы буларак, яз, җәй, көз көннәрендә бакчада шөгыльләнергә ярата, матур-матур чәчәкләр үстерә. Мин дә әниемә һәрчак булышам. Әнием мине дә матурлыкны күрә белергә, сакларга өйрәтә.

Нияз Әбдриев, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенен 7 “А” сыйныфыукучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев