Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Үткен, уңган Бибинур

Нәни Бибинур Нурҗамал белән Камалетдин гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Шулай да аңа олы абый-апалары тарафыннан кадерләнеп үсәргә мөмкинлек булмый.

Бибинур кечкенә вакыттан ук бик тере бала булып үсә, хәтта 6 айлык вакытында ул аякка да китә. Моны күреп, карап торган әтисе соклануын яшерә алмыйча, хатынына: "Кызыбыз бигрәк сиңа охшаган-үткен, уңган булып үсәр, ә күзләре менә минеке", дия торган булган.

Алты яшен тутыргач, аны Әкрам апага укырга бирәләр. Ә Бибинурга 12 яшь тулганда икенче бөтендөнья сугышы башлана.

1941 ел... Сугышка Бибинурның дүрт абыйсы да чыгып китә. 1943 елда ике-Сәхаутдин һәм Җамалетдин абыйсының вафат булуы хакында кара мөһерле хат килеп төшә. Аннан калган ике абыйсы да вафат булалар.

1944 елда үзе теләп абыйлары эзеннән барырга була. Ул укырга керә һәм аларны 1945 елда Ленинград шәһәренә җибәрәләр. Дошман җимергән шәһәр котычкыч була. Әмма яшьләр бар көчләрен куеп, биредә 1 ел дәвамында эшлиләр.

1946 елда авылга кайткач, Бибинур колхозга эшкә урнаша. Сугыш тәмамланган авыр еллар... үгез җигеп җир сукалау-ниләр генә күрми хатын-кыз башлары бу елларда.

-Күбрәк ясмык, борчак утырта идек. Хезмәтебезгә көненә бер стакан он каралган иде,-ди ул шул елларны искә алып.

Әтисе Камалетдин 20 ел буе, күзләре дә сукыраеп, урын өстендә ятты. 86 яшенә кадәр аны тәрбияләп, хәер-фатихасын алып калды Бибинур. Үзе дә тормышка чыгып, Иршат исемле ул үстерде. Гәрчә, кечкенә генә буйлы булса да, үзедәй үткен, эшчән булды, тракторда эшләп, көн күрде. Кызганычка каршы, бүгенге көндә гүр иясе.

Бибинур апа бүгенге көнгә шатланып, оныкларын тәрбияләшеп гомер кичерә. -Шушы ике күз нурым яшәргә көч бирә үземә. Авырлыклар артта калды. Чыныктык, ныгыдык, ниләр генә күрмәдек,-ди ул.

85 яшен тутырган Бибинур Хаярованың бүген дә үткенлегенә, чаялыгына сокланмаслык түгел. Күрәсең, исеме җисеменә туры китерелеп, нурлы булуы аны гомер дәвамынча озата бара. Шулай булсын, бәхетле картлыкның нурлы көннәре әле алда да көтеп торсын үзен. Ул моңа һичшиксез лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр