Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Уңган бакчачы Роза

Бакча турында сүз чыкканда, Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Роза Нәсыйбуллинаның үз фикере бар: "Кибеттән сатып алып ашау арзангарак төшә, нигә әле бил бөгеп җирдә казынырга, дигән кешеләрне аңламыйм. Ныклабрак уйласаң, ерак җирләрдән китерелгән яшелчә, җиләк-җимеш кеше сәламәтлеге өчен куркыныч та тудыра, төрле авырулар да барлыкка китерергә мөмкин",- ди ул.

Роза хаклы, хәзер табиблар да читтән килгән ризыклар хакында шундый фикердә торалар. Аллергия, яман шешләр һәм хроник авырулар килеп чыгуның да күп өлешен шуннан күрәләр. Сер түгел, соңгы елларда сату эше белән шөгыльләнүче күп илләр яшелчә үстергән вакытта үсеш стимуляторын (нитрат, консервант) киң куллана башлады. Нәтиҗәдә, үсентенең үсеш циклы кискен бозыла, ул үзенә файдалы матдәләрне тупларга өлгерә алмый. Яшелчә күзнең явын алып торырлык матур җитешсә дә, аның тәме дә, хуш исе дә, шифасы да булмый. Июль башында ук сатуга чыгарылган карбызның үз халәте белән өлгерүенә һич тә ышанычым юк.

-Үзең үстергән яшелчәдән дә файдалырагы юк инде,- ди Роза ханым да, сүзебезгә кушылып. Әлбәттә, ветераннар советы оештырган конкурс "һәр кеше бакча үстерсен!" дигән тәгълиматны максат итеп куймый. Бөтен кешенең моңа булдыгы да җитмәскә мөмкин. Аннан соң безнең халыкта: "Табыш китермәгәч нигә нужа күрергә?",-дигән фикер дә яши. Ә менә Роза Нәсыйбуллинаның бакчасында булганда, без үзебезне җәннәттә күк хис иттек. Шуны да искәртим, моннан берничә ел элек, Розаның әнисе Гөлҗиһан апаны сугыш елларындагы тыл ветераны буларак газетага язарга дип килгән идем. Өй эчендә нинди генә гөлләр үсми: төрле төстәге шау чәчәктә утыручылары да, идәннән түшәмгә җиткәннәре дә бар иде. Гөлҗиһан апа да: "Гөлләрнең дә җаны бар, алар мин сөйләгәнне аңлыйлар",- дип шаярткан иде. Гөлҗиһан апа хәзер бакыйлыкка күчсә дә аның гөлләрен кызы Роза бик кадерләп тәрбияли, саклый. Алай гына да түгел, шушы кадәр зур бакчасында ниләр генә үстерми ул?! Ветераннар советыннан конкурс комиссиясе киләсен белгәч тә, шатланып куйган. "Бакчаларга игътибар итүегез өчен рәхмәт. Авыл кешесе табигатькә бик якын бит ул. Шушы бакчама 15 минутка гына дип чыгам да, аның хозурлыгына соклана-соклана сәгатьләр үткәнен сизми дә калам",-ди Роза. Өч теплицадагы яшелчәләр май башларында ук мул иттереп кыяр, помидорын биргән. Инде карбызлары, алма, груша, виноград, сливалар да өлгереп килә. Чәчәкләрнең дә әллә ничә төрен күреп шаккаттык. Шушы кадәр участокта ничек эшләп өлгерәсең, дигәч тә елмаеп кына куйды. "Соңгы елларда корылык үзен нык сиздерә башлады, ә бакча сусыз яши алмый. Шуңа күрә беркадәр кыенга туры килә инде анысы",-дип тә өстәде ул. Үзләре дә бакчачылык белән ныклап шөгыльләнүче Камил Бикмөхәммәтов һәм Мөнир Насретдинов әлеге бакчаның чыннан да зәвыклы икәнлеген билгеләделәр һәм конкурс номинацияләренә туры килүен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча җиләкҗимеш, яшелчә