Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Язмышында авыл тарихы

Бер таныш апа бар иде. Ике ул үстергән иде ул. Әллә үз тормышыннан, әллә кешенекеннән чыгыпмы, гел кабатлар иде: "Бер малаең булганчы, җиде кызың булсачы..."

Татар Саплыгы авылында 99 яшьлек Зәкия Алиулла кызы Гафиуллина янында булганда шушы сүзләр кылт итеп исемә төште. Сәбәбе дә бар, билгеле. Бер гасырны кичеп баручы әниләре янында ике кызы - Лузия белән Фулия "биеп" торалар, әниләренең авызыннан сүзе чыкканчы, күзләреннән ни кирәген аңлап, сораганын "ә" дигәнче китереп җиткерәләр. Вәт, балалар һәм Зәкия апа, ичмасам! Зәкия апа да кимен куймый, үзе теләгәнчә булмаса, кызларны хәзер ачуланып ташлый. "Рәсемгә мине бик матур төшер!" дип мине дә эләктереп алды әле ул...

Була бит шундый карчыклар! 100 яшенә җитеп барганда да балалык елларын да, ил тарихын да, авылдашлары турында да төп-төгәл итеп сойләп бирүчеләр! Тере энциклопедия диләр андыйлар турында. 1914 елда туган Зәкия апаның да гомере туган авылы-Татар Саплыгында үткән. Үзен белгәннән бирле намаз укыган Зәкия апа бик күп еллар авылда дини бәйрәмнәрдә коръән аятләрен укып йөргән, бала туганда, мәет җирләгәндә ярдәм иткән. Шуңа да авыл халкы бүген дә "укучы карчык"ның бусагасын таптый: кемдер күреп чыгыйм дип, кемдер садака бирим, кемдер дога укытыйм дип килә.

Әмма җиңелләрдән булмый Зәкия Гафиуллинаның гомер юлы. Сөйгән ярын ул сугышка озата. Үлгән хәбәре килгәч тә, озак еллар ышанмыйча, беренче мәхәббәтен көтә әле кыз. Туган якларга берәм-берәм җиңүчеләр әйләнеп кайта башлый. Әмма алар арасында Зәкиянең җан сөйгәне генә күренми. Елап утырыр чак та түгел, әрнү-сагышларың белән күңелең тулы булса да, күрсәтмисең, кеше белән бергә утауга йөрисең, орлык ташыйсың, нинди хезмәт бар, ирләр белән бердәй җигелеп тартасың.

Шулай, язмышымдыр инде, булганына шөкер итим, дип йөргән көннәрдә икебертуганнан туган сеңелесе үлеп китә Зәкиянең. Дүрт баланы итәгенә тутырып ире Хасият тол кала. Мәхәббәттә аңлашулар булмагандыр инде, беренче чиратта балаларга әни кирәк булгандыр, Хасият Зәкиянең үзенә тормышка чыгуын сорап килә. Әллә балалар җәл була, әллә Хасият тә күңеленә хуш килә- ризалаша Зәкия.

Реклама

-Әти, мәрхүм, бик юмарт кеше иде,-дип сөйли Фулия. -4 янына тагын 4 бала туган. Әмма без аерымлыкны бер дә белмәдек, сизмәдек, -ди ул.

Хасият абый үзе дә күпне күргән, өч сугыш кичкән кеше буларак, тормышында көчле кеше булып кала белә. Гомере хезмәттә үтә. Гаиләсенә Зәкия апаның да әнисен сыйдырып, үзенекеләр өстенә кайнанасына да кадер-хөрмәт күрсәтә, тәрбияләп, бөтен төр йолаларын үтәп, соңгы юлга озата.

Уңган-булдыклы Зәкиягә исә нинди авыр участок бар, шунда эшләргә туры килә. Ферма мөдире дә була ул, балалар бакчасын җитәкләүне дә ышанып тапшыралар... тавыклар фермасында тавыклар кырыла башлагач монда да аның төгәллеге, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруына ихтыяҗ туа. Әлеге шәхес турында, балаларының әти-әниләре йөзен кызартмыйча, илгә-көнгә яраклы кешеләр булып җитешүләре турында бик күп язып булыр иде. Иң мөһимен әйтәсем килә: 8 бала тәрбияләгән Ана, авылның күркәм карчыгы Ул! Афәрин Сезгә, Зәкия апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 99 яшь