Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хыяллар тормышка ашкан мәлләр...

Петр Трофимовка бәхет үзе елмаеп килгән. Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлауга хәрби комиссариат аша аны шоферга укырга җибәрәләр. Хәрби хезмәтне аңа Германиядә, авторотада үтәргә туры килә.

Егет монда төрле маркадагы катлаулы хәрби автомобильләрне идарә итәргә өйрәнә, аларны бик төгәл камилләштерә, беренче класслы белгечлек алу дәрәҗәсенә ирешә. Часть командирларының мактау хатларына лаек була. Хәрби хезмәттән кайткач солдат киемнәрен дә алмаштырырга өлгерми аны райондагы ДОСААФ оешмасына инструктор итеп эшкә чакыралар. Аңа монда 16 ел эшләргә туры килә. Шушы чорда әллә ничә йөз егетне шофер һөнәренә, машина йөртү серләренә өйрәтә ул. Аларның һәркайсы бүген дә Петр Ильичка ихлас рәхмәтле. 1996 елның августында аны район электр челтәренә чакыралар. Монда да ул төрле маркадагы автомашиналарда эшли. Электр челтәренә "ГАЗ-3308" маркалы "автовышка" кайткач та "аңа кемне утыртырга икән?" дип җитәкчелек уйга кала. Югыйсә, ул машинада эшләү өчен аерым осталык, талант та кирәк. Чөнки "автовышка"да эшләүчеләр, нигездә, электр линияләрен төзекләндерәләр, линиягә куркыныч тудыручы куакларны кисәләр.

-Үткән елгы кышларның мәшәкатьләре энергетиклар өчен аеруча истә калыр. Һава температурасы түбән вакытта яуган яңгыр һәм юеш кар бозланып электр чыбыкларына ябышты, урыны-урыны белән аның калынлыгы 8-10 сантиметрга, ә бер метр озынлыктагы чыбыкның авырлыгы 30 килограммга кадәр җитте. Без биш кешелек бригада белән Норлат районында табигать тудырган катаклизмны бетерүдә нәкъ бер атна эшләдек. Петр Трофимов та анда үзенең "автовышка"сы белән бик авыр шартларда тәүлек саен 18 сәгать хезмәт куйды,-ди электр челтәре мастеры Радик Сафин. Монысы ел ахырында була.

Яңа гына башланган 2010 елның беренче көннәрендә үк аны яңадан, шундый ук һәлакәтне бетерү өчен Түбән Новгород өлкәсенә җибәрәләр. Бәйрәм дип тормый Петр, йөкләмә алган көнне үк машинасы белән юлга чыга. Кышның чатнама суыкларында башка регион энергетиклары белән ун көнгә якын шунда эшли ул. Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Рәхмәт Хатына лаек була.

Тормыш иптәше Любовь Николаевна белән (ул редакциядә тәрҗемәче булып эшли) өч ул тәрбияләп үстерделәр. Валерий белән Павел Казан Энергетика университетын тәмамладылар. Олысы район электр челтәрендә инженер булып эшли. Икенчесе Казанда, укып алган белгечлеге буенча җаваплы хезмәт башкара. Әле урта мәктәптә 4 һәм 5 билгеләренә генә укучы Юрий да абыйлары кебек югары белемле энергетик булырга хыяллана.

-Шофер хезмәтен сайламауларына ачуланмыйм, ул эштә эшләмәсәләр дә, автомашинаны әйбәт йөртәләр. Шуңа да бик канәгать мин,-ди Петр Ильич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев