Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хәрби егет Чүпрәлегә ялга кайткан

Аның турында безнең чор герое дип әйтергә мөмкин. Үзе исә: “Бу минем эшем — Ватанга хезмәт итү”, ди.

Владимир, яшь булуына карамастан, берничә конфликтта катнашып, илебез мәнфәгатьләрен якларга өлгергән. Ул инде Сириядә дә булган. Украина территориясен неонацистлардан арындыруда катнашкан. Әлегә исә кыска сроклы ялга – туган йортына кайткан.

Без Владимирны редакциягә кунакка чакырдык. Һәм үзе белән таныштыруны сорадык. Ул Чуваш Чүпрәлесендә туып-үскән икән. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлаган. Аннан соң Чабаксарда Олимпия резервы училищесында укыган. Әлеге училиәега спорт белән шөгыльләнгән һәм киләчәктә гомерләрен спорт белән бәйләргә теләгәннәрне алалалар. Безнең героебыз да яшьтән үк спортның чаңгыда шуу, җиңел атлетика төрләрен үз иткән булып чыкты.

Владимир, ә тормышта сезнең кумирыгыз кем?

Миннән ике яшҗкә генә өлкәнрәк булган абыемдыр, мөгаен. Ул һәм әти мине балачактан ук кыю булырга һәм курыкмаска өйрәттеләр.

Абый һәрвакыт үрнәк иде - бергә спорт белән шөгыльләндек: чаңгыда, йөзүдә ярышларында катнаша идек һәм, әлбәттә, чын дуслар да булдык.

Ә нигә соң син спорт белән киләчәгеңне бәйләмәскә булдың?

 Владислав (абыйсы. Р.А.) контрактчы һөнәрен сайлагач, мин дә кызыктым. Бер еллык хәрби хезмәт срогын да узып тормадым – контракт төзедем.

Ә Сирия? Анда ничек?

Анда җылы... (елмая).

Үкенмисеңме?

Бер тамчы да. Кемдер әмерләр дә үтәргә тиеш. Малай булып туган кеше Ир-егеткә йөкләнгәнне – Илне саклау кебек вазифаны үтәргә тиеш дип саныйм. Без булмасак, кем?

Әйе, бер казармада, янәшә кроватьта яткан, бер кашыктан диярлек ашап яшәгән дусларны югалту авыр. Тик контракт язганда ук төрле хәлләргә әзер булырга кирәклеге турында кисәтәләр бит...

Әлеге ялыңнан соң Украина территориясенә китәсеңме?

Кайтырга дигән приказ булмады бит әле. Андагы халык та безгә мохтаҗ бит. Алар безне шатланып, азат итүчеләр, дип каршы алдылар. Ничәшәр ел шартлаулар астында яшәгән халыкның хәле бик аяныч, әлбәттә.

Иң авыр мизгелләрдә нәрсә  яки кем турында уйлыйсың?

Хатыным яки улым булса, алар турында уйлар идем (көлә). Ә әлегә, әлбәттә, туганнарым, әти-әнием турында, алар янына исән-сау килеш кайту турында уйлыйм.

Иң зур хыялың? –

Гаилә кору, өй төзү. Ә әлегә без, хәрбиләргә йөкләнгән бурычны үтәргә кирәк. Менә тынычлык урнашсын да... анан хыялларны тормышка ашыру юлын карарбыз.

Сөйгән кызың бармы соң?

Бар.

Үзеңнән яшьрәк булганнарга, безнең газетабызны укучыларга нәрсә әйтер идең?

Төшенкелеккә бирелмәгез! Хаклык безнең якта. Без җиңәчәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев