Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Кәкерле урта мәктәбе укучылары ветеран янында кунакта булдылар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерлек уңаеннан мәктәпләрдә уку елы башыннан ук төрле чаралар үткәрелеп килә. Бенең Иске Кәкерле урта мәктәбендә дә төрле чаралар үтеп тора. Бу көннәрдә башлангыч сыйныф укучылары белән "Герой пионерлар", "Батырларның даны мәңгелек" дигән темалар астында сыйныф сәгатьләре, кичәләр булып үтте.

2нче сыйныф укучылары авылыбызның хөрмәтле Аксакалы, Бөек Ватан Сугышы ветераны Исхаков Фатыйх абый янында кунакта булып кайттылар. Фатыйх абый балаларга үзенең сугыш юлы тарихын сөйләде,ул көннәрнең авыр истәлекләрен хәтерендә кабат яңартты.

-Безгә бу Җиңү җиңел генә бирелмәде.Бик зур югалтулар, ачы хәсрәт кичерде халык. Ләкин бүгенге тыныч тормыш, шушындый бәхетле балачак, сезнең шатлыклы йөзләрегезгә карыйм да, димәк, юкка гына көршмәгәнбез, юкка гына кан түгелмәгән икән дим,- ди Ветеран кул сырты белән күз яшьләрен сөртеп.

Әйе, Сез тудырган зур батырлыклар һәм Сез кичергән зур газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек. Бүген без сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланабыз, сезгә дан һәм мәдхия җырлыйбыз, сезнең түземлелегегез, сабырлыгыгыз алдында баш иябез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар тормышы Бөек Җиңүгә 70 ел ветеран янында