Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тәрбиячебез Равия апа хакында

Һәрбер бала тормышында әһәмиятле рольне балалар бакчасы алып тора.

Яраткан әти-әнисе кочагыннан бала чит-ят җиргә килә, ул куркып елый, аны башка балалар да ятсына, шунда инде балага икенче әни булып бакчадагы тәрбияче ашыга. Тәрбияче аны юата, ярата, уенчыклар белән уйната һәм бала үзе сизмәстән уенга кереп китә. Безнең язмабыз да менә шундый ягымлы, назлы һәм гадел тәрбияче турында.

Равия Вәлиева Татар Саплыгы авылындагы балалар бакчасында гомеренең 26 елын өлкән тәрбияче булып эшли. Ул балаларга табиб та (шәфкать туташы да әле ул), киңәшче-сердәшче дә, укытучы да. Шул дәвердә Равия Вәлиева бакча бусагасыннан мәктәпкә 250 укучы озаткан, ул аларны берсен дә онытып тормый, ничек укуларын, мәктәптәге тормышлары белән кызыксына.

Равия ханым мәктәпкәчә әзерлек төркемендәге балаларга уку-язу нигезләрен үзләштерүгә бик күп көч куя, шуңа да бакча тәрбиясен алган укучыларның уңышлары зур. Алтын, көмеш медаль алучылар да бик күп. Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре чыкмаган: табиб, шәфкать туташлары, педагог-психолог, укытучылар, төзүчеләр, магистр һәм аспирантлар. Күпләре инде гаиләле булып, үз балаларын бакчага илтәләр.

Реклама

Равия ханым (рәсемдә) балалар бакчасында нинди генә бәйрәмнәр үткәрми: әти-әни, олылар көне булсынмы; уңыш, чыршы бәйрәмнәре, "яшел ут" конкурслары... Аларның бөтенесе дә әкияттәге кебек матур, кызыклы уза бакчада.

Шундый кешелекле, ярдәмчел, балаларга ягымлы, гадел, гади кешебез Равия Вәлиевага алдагы тормышында да уңышлар, саулык, бәхет, шатлык телибез, яраткан хезмәтендә исән-сау эшләү насыйп булсын!

Сез тәрбияләп үстергән балалар исеменнән: Динар Хөснетдинов, Евгений Яковлев, Денис Карусев, Геннадий Шингарев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев