Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Сәламәт булсын, дип, бар җан иясе...

Үткән гасырның 70нче еллары ил тарихында завод-фабрикаларның эшчәнлеге киң үсеш алуы белән истә калган. Шуңа да авылны тәмамлаган яшьләр барысы да дәррәү шәһәрләргә китәргә ашыкты, анда төпләнеп хезмәт итте, тору урыннары белән тәэмин ителде.

Шулай да авылын үз итеп, шунда яшәп, гомерен туган җиренә багышлаучылар да аз булмады ул чорда. Шундыйларның берсе-Чуваш Чүпрәлесе авыл егете Николай Хубахов.
Әлеге шәхеснең тормышы бары тик авыл җире белән бәйләнгән дисәм, һич ялгыш булмас. Урта мәктәпне тәмамлаган яшь егет армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, Ульяновск шәһәрендәге авыл хуҗалыгы институтында ветеринария табибы белгечлеге ала. Үзенең һөнәри хезмәт юлын ул районга кайтып, терлек авыруларына каршы көрәш буенча район станциясенең ярдәмче хуҗалыгында ветеринария табибы-эпизоотолог булып башлый. 1985 елда район ветеринария лабораториясенең мөдире итеп билгеләнә. Шушы вакытыннан бирле менә 30 елга якын ул биредә хезмәт куя.
Яшь белгеч лаборатор тикшеренүләр үткәрүдә, дөрес диагнозлар билгеләүдә һөнәренең остасы итеп табыла. Моны дәлилләп хезмәт юлындагы уңышлары, тәҗрибәләре, җитәкчеләр, халык тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзләре, Мактау Грамоталары сөйли. Николай Геннадиевич терлекләрдә бруцеллез, туберкулез, лейкоз кебек авыруларны профилактикалау буенча чаралар комплекслары кабул итүче, аларны оештыручы булып тора. Моның өчен курслар үтә, Ленинград институтында квалификация күтәрә, белемен арттыра.
Гомумән, Николай Геннадиевич, аның гаиләсе турында сүз алып барганда, бары тик мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин. Тормыш иптәше Галина Владимировна белән алар өйдә генә түгел, эштә дә бер-берсенә таяныч һәм терәк булып торалар. Галина Владимировна да лабораториядә 20 ел хезмәт итә. Инде аларның эшчәнлеген, гаилә һөнәрен бүген балалары да үз иткәннәр. Олы кызлары ветеринария өлкәсендә хезмәт итсә, уртанчылары хәрби госпитальдә эшли, ә менә уллары әлегә 3 курс студенты, киләчәктә районга кайтып, кешеләр сәламәтлеген саклау юнәлешендә эшләргә исәп тота.
Үрнәк гаилә, намуслы хезмәт ияләре... Шуңадыр да аларның тормышлары бар яктан да игътибар үзәгенә куярлык. Ә боларга хезмәттән ямь, тормыштан тәм табып яшәгәндә генә ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев