Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Якташ шагыйребез Рафаил Сираҗига 75 яшь

Без - журналист халкы, кем турындадыр очеркмы, зарисовкамы язарга алынсак, кайбер очракта аның турында мактауларыбызны арттырып та җибәрәбез. Янәсе, ул үзенең тормышта яшәү мәсләге белән күпләр өчен үрнәк булырдай, фәлән-фәсмәтән... Ул затның янәшәсендә яшәүчеләр "арттырып җибәрүне" кайчакта өнәп тә бетермиләр. Билгеле, кайбер очракта бу хәл көнләшү-хөседлектән дә булырга мөмкин. Үзе...

Без - журналист халкы, кем турындадыр очеркмы, зарисовкамы язарга алынсак, кайбер очракта аның турында мактауларыбызны арттырып та җибәрәбез. Янәсе, ул үзенең тормышта яшәү мәсләге белән күпләр өчен үрнәк булырдай, фәлән-фәсмәтән... Ул затның янәшәсендә яшәүчеләр "арттырып җибәрүне" кайчакта өнәп тә бетермиләр. Билгеле, кайбер очракта бу хәл көнләшү-хөседлектән дә булырга мөмкин. Үзе әлләни майтара алмаган бәндә өчен хөседләнү - ул гадәти күренеш. Әмма, мин бүген үзе турында гадәти фикердә булган, булса да бик сирәк затларда гына хөседлек уйлаучылар өчен "көнләшү объектын" тәшкил итә торган, миңа калса, һич риясыз, ачык күңелле, бер кемнән дә көнләшеп яшәмәүче, кешеләр уңышына шатланучы, кайгыларын уртаклашырга, хәленнән килсә булышып җибәрергә дә тырышучы бер зат турында язарга ниятләдем. Билгеле, аның турында кыска гына гәзит материалында барысын да әйтү мөмкин түгел. Аны районыбызда өлкән һәм укытучылары буларак аңардан дәресләр алган, хәзер урта буын кешеләренә әверелгәннәрарасында белмәгән затлар сирәктер. Аны тавышыннан ук таныйлар.Бу шуңадыр: ул узган елларда 25 ел буена район сабан туйларында үзенчәлекле тенор тавышы белән диктор вазыйфаларын үти иде.Хезмәт вазыйфалары буенча авылларда да була иде. Ул үзенең тыйнаклыгы, гадилеге белән кешеләр арасында "ялтырарга" омтылмавы өчен дә күңелләрдә үзенә карата ихтирам уята торган шәхес. Шулай да, үз илендә, исән чакта кайсы пәйгамбәрнең даны шаулаган соң? Бездә "борын астындагыны" күрмиләр, "урман астына күз ташлау" гадәте яши. Югыйсә, минем бу зарисовканың герое районыбыз өчен рухи юнәлештә хезмәт итүе белән зур ихтирамга, атаклы исемнәргә лаек зат. Ул берүзе бер төркем галимнәр коллективы башкара ала торган хезмәтне үтәде: беренчеләрдән булып, районыбыз авылларының шактый кызыклы тарихын барлап, китаплар язуга иреште, районыбыз патриоты буларак, райондашларыбызга рухи-әхлаки тәрби бирүче эчтәлектәге әсәрләре белән танылды. Бу шәхес - күпләребез хөрмәт иткән Рафаил Сираҗетдин улы Субаев (Р.Сираҗи). Яшьләргә аеруча мәгълүм булсын өчен, аның тормыш юлына күз салыйк.

Ул 1938 елның 2 октябрендә районыбызның Яңа Ишле авылында туган. Авылларында башлангыч, Яңа Кәкерле мәктәбендә җидееллык белем алгач, авылларында колхозда эшләгән, 1955 елда Болгар урман хуҗалыгында урман кисүче дә булган, кабат авылга кайтып фермада хисапчы булып эшләгән. 1957-1960 елларда армиядә хезмәт иткән, аннан кайткач авылда мәдәният хезмәткәре вазыйфасын башкарган. 1962-1966 елларда Лениногорскида нәфис сәнгать - педагогия училищесында белемен күтәреп,. сызым һәм рәсем буенча укытучы һөнәрен үзләштерә. Аны тәмамлагач, бер ел Минзәлә шәһәрендә мәктәптә эшли һәм туган районыбызга кайта. 1968 елда район үзәгендә Пионерлар йорты төзеп, аның директоры вазыйфаларын башкара. 1970-1976 елларда КДУ ның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып югары белем ала, укытучы һәм филолог белгечлегенә ия була, 1975 елдан Иске Чүпрәле урта мәктәбендә эшли. Аннан соң партия эшендә, район үзәгендә декоратив-бизәү остаханәсе ачып, шул остаханә тирәсенә һәвәскәр рәссамнарны туплап, шунда районыбызда сиксәненче елларда зур зарурияткә әверелгән сәяси -агитацион плакатлар, күргәзмәләр эшләү гамәлен башкаруны җитәкли.1983-1991 елларда районыбызның "Яңа юл" газетасы редакциясендә эшләде. 1986 елдан - Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы. 1991 елда кабат урта мәктәпкә эшкә күчте һәм эшләү дәверендә "Укытучы-методист" категориясен алуга ирешеп, шуннан лаеклы ялга китте.

Хезмәт стажы 47 елны тәшкил иткән Рафаил Субаев төп хезмәтеннән тыш, гомере буе язучылык эше белән дә мавыкты. Районыбыз халкына тарихчы-краевед, язучы-журналист, шагыйрь буларак танылды, аның шигырьләре районыбызда нәшер ителә торган "Коммунар" газетасы чорыннан башланып, бүгенгәчә дәвам итү генә түгел, Р. Сираҗи тәхәллүсе (псевдонимы) белән Татарстанда вакытлы матбугат битләрендә дә, аерым алганда "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Татарстан яшьләре", "Мәгърифәт" "Иман" газеталарында, "Казан утлары","Мәгариф", Чаллыда чыга торган "Мәйдан" журналларында, Лениногорск, Әлмәт, Минзәлә, Буа, һ.б. районнардагы җирле газеталарда, Чувашиянең Батыр районындагы "Авангард", Ульяновскида чыга торган "Өмет" газеталарында күрде. Аның кайбер шигырьләре Казанда ТКН (Татарстан китап нәшрияты) да нәшер ителгән яшь язучыларның күмәк җыентыкларында ( "Кайнар хисләр" 1965, "Кешеләр һәм чәчәкләр" 1966) басылып чыктылар. Ул иҗат иткән 15 ләп җыр текстлары танылган композитор Риф Гатауллин мөхәрирлегендә басылып чыккан үзешчән композитор И. Закировның "Җырлар өчен әле соң түгел" исемле җырлар җыентыгында дөнья күрде. Танылган җырчыбыз Габделфәт Сафин тарафыннан җырлана торган, аның сүзләренә язылган "Ирадә" җыры һәр иманлы татар күңелен моңга төреп, соклану тудыра. Үзем районыбыз типографиясен җитәкләгән елларда аның "Гамьле җаным","Хәтер дәрьясы","Сонетлар", "Йокысыз төннәр кичеп", "Фикер гөлләре" исемле, шактый саллы шигырь китаплары басылды һәм китапханәләр аша укучылар хөкеменә тәкъдим ителде.

Ул Пионерлар йортында эшләү чорыннан башлап, озак еллар буе туган ягы турында тарихи мәгълүматлар туплады һәм шулар нигезендә 2000 елда "Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар" исемле шактый күләмле тарихи очерклар китабын бастырып чыгарды. Соңгы елларда районыбыз авыллары турында һәвәскәр краеведлар да, галим-язучылар да авыллары тарихын барлап, дистәгә якын китаплар чыгардылар. Бу китапларны тудыру идеясенең чишмә башы буларак Рафаил аганың районыбыз турындагы саллы китабы файдаланылуы сизелә. Бу автор дистәләгән һәвәскәр һәм галимнәр башкарган хезмәтне берүзе башкаруы белән халык хөрмәтен яулады. Хәзер бу китап күпсанлы студентларның, тарих укытучыларының, тарих белән кызыксынучы зыялыларыбызның өстәл китабына әверелде. Аның белән шактый галимнәребез дә кызыксына. Район авыллары турындагы шул китапка кертелгән мәгълүмати-материалларның кайберләре"Татарская энциклопедия" томнарында да файдаланылган.

2008 елда Чаллы нәшриятында аның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган "Яшәү мәгьнәсе" исемле китап басылып, укучылар кулына иреште. 2009 елда "Идел-пресс" нәшриятында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышланган "Чүпрәле: авыр сынау елларында" исемле тарихи-публицистик очерклар китабы дөнья күрде. Кулъязма хокукында аның Иске Чүпрәледәге урта мәктәп, шундагы мәчет турында аерым китаплары да бар. 2010 елда "Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар" исемле очерклар китабының төзәтелгән, 984 биттән торган икенче басмасы "Идел-пресс" та нәшер ителде. Шул ук елда район тарихының 2нче томын тәшкил иткән "Чүпрәлем - моң бишегем" исемле антологиясе дә басылып чыкты. Бу китапта районда һәм аннан читтә дә яшәп иҗат итүче 58 якташ язучыбыз турында мәгълүматлар тупланган, аларның иҗат үрнәкләре тәкъдим ителгән. 2012 елда аның Иске Ишле авылы һәм анда яшәүче кайбер нәсел шәҗәрәләрен барлап язылган "Нык тамырга бөрегеп" исемле китабын Казанда "Сүз" нәшриятында басып чыгардылар.

Рафаил ага районыбызда әдәби хәрәкәтнең үзәгендә торып, иҗат белән мавыгучы яшь каләм әһелләренә үрнәк буларак кына түгел, үзенең киңәшләре белән дә һәрдаим булышлык итә. Аның редакторлыгында һәм ярдәмендә шактый якташларыбыз үз иҗатларын туплап, мөстәкыйль шигырь китаплары бастырдылар инде.

Туксанынчы еллардан башлап ул ислам поэзиясен популярлаштыру юнәлешендә тырышлык күрсәтә. Бу юнәлешкә күчүенә аның рухи тормышында, калеб-вөҗүдендә ислам диненә карата булган тирән инануы сәбәп булгандыр, диясе килә. Ул ислам кануннарын шәхсән үтәү белән генә түгел, ә Олуг Корьән һәм Рәсүлебез (с.г.в.) сөннәте нигезендә әдәби әсәрләр иҗат итә башлады. Казанда "Иман" нәшриятында аның "Зур дога: исме әгъзам" (2001), "Олуг китап балкышы" (2005) исемендә сонетлар китаплары, 2007 елда шул ук нәшриятта 100 тезмә вәгазьләрдән торган "Нурҗәлал" исемле китабы, 2008 елда "Кыйбла" һәм "Рәгъбәт" исемле китаплары, 2011 елда тезмә әсәрләре, фәлсәфи фикерләре тупланган "Нәзакәт" һәм "Ихласлык" исемле китаплары басылды. Шулай ук дини эчтәлектәге сайланма тезмә әсәрләрен берләштергән "Игътикад"исемле 464 биттән торган җыентыгы, шушы ук елда сонетлар, шигырьләр һәм поэмалары тупланган "Бакый аһәң" исемле китаплары дөнья күрде.

Р.Сираҗи Мәскәүдә Россия Мөфтиләр Шурасы һәм "Өмет"(Надежда) мәдәни мәгариф фонды тарафыннан Рәсүлебез Мөхәммәт (с.г.в.) туган мәүлед аена багышлап интернет сайтында оештырыла торган "Дөньяга рәхмәт йөзеннән җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.)" дигән Бөтенроссия шигырь бәйгеләрендә ел саен катнашып, мактаулы урыннар яулады. 2012 елда - VI, 2013 елда VII Бөтенроссия шигырь бәйгесендә аның әсәрләре "Иң яхшы татар шигыре " номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды.

Ислам шигъриятен үстерүгә керткән өлешен хуплап аңа Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан Мөфти Госман хәзрәт Исхакый тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырылды. Шигърият өлкәсендә уңышлары өчен ул Чүпрәле районның Зәки Нури исемендәге бүләккә лаек булды.

Шул рәвешчә, районыбызда гына түгел, Җөмһүриятебездә яшәүче шигъриять сөючеләр тарафыннан да танылуга ирешкән якташыбызга, татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәтен исәпкә алып, 2011 елның гыйнваренда Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле (почетлы) әгъзасы таныклыгы бирелде.

Журналист буларак та, җирле матбугат аша аның тарихи-документаль, дини - әхлакый темага публицистик язмалары әледән-әле укучыларга ирешеп тора. Ул районыбызның иҗтимагый - мәдәни тормышында да актив катнаша, мәктәп укучылары белән очрашуларда була.

Энтузиаст язучының хезмәте, аның районыбыз халкы арасында чыгышлары төрле югары оешмаларның рәхмәт хатлары, мактау грамоталары белән бәяләнде. Аны хөкүмәтебезнең "Хезмәт ветераны", "Казанның 1000 еллыгы" истәлек медальләре, Татарстан Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, шулай ук төрле юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Район файдасына шушы кадәр хезмәт куйган шәхескә республиканың мактаулы исеме бирелмәве, әлбәттә, күпләрне гаҗәпләндерә. Ни кызганыч, иҗат һәм сәнгать кешеләре арасында мондый хәлләр еш күзәтелә. Бакыйлыкка күчкәч кенә без алар турында: "Эх, чыннан да зур исемнәргә лаек иде ул",- дип күңел сыкратабыз. Ә фани дөньяда аларга ихлас рәхмәтебезне дә кызганабыз. Шундый инде ул безнең яшәеш.

***

Рафаил СИРАҖИ шигырьләре

ГОМЕР ЮЛЫ

Үткән гомереңә борылып карап,

Хисап тотар көнгә ирешкәч -

Матур фикерләрем төенләнде,

Сезгә сүз әйтергә керешкәч.

Арагызда гади бер зат булып,

Тоеп бер Кояшның җылысын,

Мине якын күргән дусларыма

Әйтәм рәхмәтемнең олысын!

Уртак гамьнәр белән, яшәү чорын

Ил-көн өчен сарыф иткәнбез.

Мәшәкатьле нужа арбаларын

Хәрәкәткә бергә керткәнбез.

Гомер дигән ошбу озын юлда

Ниләр үтми ир-зат башыннан?

Кояш балкыгандыр шатлык булса,

Күл тулгандыр түккән яшеннән.

Булмагандыр, димсең, сызланулар,

Йөрәгеңне кысып учыңа?

Күпме кимлек, юклык кичелгәндер...

Йөрәк - бахыр, әледә очына!

Йөрәк очынмаса яшәү яме,

Мәгънәләре булыр, дисеңме?

Ни чакырыр, дисең, озын юлга

Кеше дигән олуг җисемне!?

Әле кичә генә чыккан кебек

Тар сукмактан олы юлларга;

Чемоданның алып бәләкәен,

Авыр булмасын, дип, кулларга.

Үтә-үтә, заман төягәндер

Яшәү биштәренә зур йөкләр.

Иңгә менгән михнәт капчыкларын

Күтәрәлдек икән ничекләр?..

Гомер буе якты йолдыз булып

Моң балкытты нурлы күгемне.

Юлдаш итеп җырлар озата килде.

Теләүчеләр - аңлар күңелемне.

Шул моң, бугай, барыр юлларымда

Авырлыкны уртак бүлеште.

Хыял дигән өмет озата килде,

Буйсындырып язмыш-күрмешне.

Нәфес дигән кара комсызлыкны

Кертмәгәнмен күңел йортына.

Мине белүчегез кайсың әйтер:

"Әверелде бу, дип, мал кортына?"

Байлыгымны эзләп килүчегә -

Ачам күңелемнең сандыгын.

Рухи казанышым балкыр анда,

Чагылдырып хәят чынлыгын.

Ул сандыкны алмам үзем белән.

Калсын мирас булып, кардәшләр.

Аңласагыз - бер киңәшем булыр,

Яшәү өчен барган көрәштә.

Юллар кичә-кичә, бер тукталу

Килеп җитә адәм затына.

Дога итеп изге сүз калдырыйк

Гомер биргән Ходай хакына.

Җыр сөймәгән боек күңеллеләр

Булуын да белеп яшәлде;

Аларга да теләктәшлек кылып,

Моңда юанырга дәшәмен.

Ходай бирә һәркем күңеленә

Үз өлешен, җаны теләген.

Бәндә сайлый, язмышына карап

Үз мәгъкулен, җанга кирәген.

Һәр күңелгә моң ирешсен, диеп,

Иман кәлимәсен искәртәм.

Моң эзлим, дип, кабат кайтып булмас,

Безгә насыйб юлны үткәчтән.

Исән чакта теләгеңне юллап,

Бәхилләшә алу - зур бәхет.

Һәркайсыңа җылы биреп торсын

Җирдә бездән калган моң-тәхет!

НАСЫЙБ ИТСЕН...

Миңа насыйп язмыш фасылына

Кертә аламмыный үзгәреш?

Шуңа, авырсынмый кичәм җирнең

Рәхәт, михнәтләрен күтәреп.

Гомер фасылының язын күрдек.

Ал чәчәкләр иде тирәдә.

Ул - яшәүнең дәртле чоры булган,

Онытылмый шуңа күрә дә.

Инде ул чор хәтирәгә күчте.

Язын чәчкән орлык кипмәде,

Шытымнары җәен матур үсте,

Ташламагач кулдан китмәнне.

Хезмәт белән җәй сизелми үткән.

Көзге елак яңгыр чорында

Хәләл булыр әҗеремул уңышның,

Җанга - куанычта торырга!

Ак карларга чумган фасылда да

Качмыйк әле өнгә, аюдай.

"Карт аю"ның бүтән эше юк шул,

Ә без әле яшәү җаенда!

Ә без әле оныкчыклар белән

Кар тавында чана шуабыз.

Ак карларда җирнең бар сафлыгы -

Күңелләр өмете - шуңадыр.

Төшеп калмыйк әле чанасыннан

Озын таудан түбән очканда.

Күңелләргә дәрман керсен әле,

Гуя хур кызларын кочкандай!

Елмаймагыз, яшьләр, бу сүзләрдән:

Күңел дигән асыл күгәрчен -

Матур фасылларны көтә-көтә

Дәрт белән туена, күрәсең.

Фасылларның чиратлары төгәл:

Кыш артыннан язны көтәбез.

Күпсенмәгез безгә саф һаваны;

Сулу беткәч, шаять, китәрбез...

Ни насыйбын Ходай Үзе бирә;

Разый булып, күтәр тайчанма.

Артыгына дәгъва тотучылар

Күккә ашмас, һичбер кайчан да...

ҖӘЯҮЛЕ ГОМЕР

Күпме гомер үтә җәяү йөреп,

Җирдә үскән матур гөлләр күреп.

Ялантәпи йөрим чирәмдә,

Күбәләкләр оча тирәмдә.

Ут арбасын сөймим, нишләтәсең...

Тик миңа: "Ий - мескен!"-дип әйтмә син.

Матур кошлар бәрелеп пыялага

Һәлак булмасын, дип, хыялланам.

Мин җәяүләп үткән матур җирдә

Битләремне сыйпый талгын җилләр.

Баш түбәмдә якты кояш көлә,

Монда мине һәрни танып белә.

Мең төрле төс мине урап ала,

Якты хисләр җанга ләззәт сала.

Күңел кылын моннар тибрәлдерә,

Шулар аша җыр вә фикер керә.

ОЛУГ ТЕЛӘК.

Иген игүчеләр,йортлар төзүчеләр,

Бәрхет тукучылар,иман кәлимәсен хаслап укучылар,

Ука чигүчеләр,чәчәк үстерүче -

Күңелләргә шатлык китерүче,

Гүзәллек хыялын гамәлгә кертүче;

Бишектәге балага мөкиббән аналар;

Күрше - күршесенә елмаеп багучы инсафлылар;

Ходай каршысында калебе сафлылар,

Шәфкать ияләре - меңнәр миллионнарга

Багышларга теләп асыл сүзләр эзлим,

Сезнең шул сыйфатка тугрылыкны данлап

Сүзләр- асылташны дисбе итеп төзим.

Калыгыз шул халәттә соңгы сулышкача,

Калеб бөтенлеге ташып тулышканчы.

Сезнең күңелләргә камил иман телим -

Асылташлар эзлим айкап сүзләр күлен.

Бу изге теләгем - барыгыз өчен дә

Һәрчак калсын иде бүгенге көчендә.

Дошманнарым - сезгә сафлануны телим,

Күзегезгә карап дустанәле көлим.

Тәүбәгә килсәгез, әй, сез, дәһри халкым-

Имансыз рухыгыз якты нурга балкыр.

Изге теләкләрем җитсен һәр кешегә

Тугандагы иман калсын үз көчендә

Шуны телим барыгыз өчен дә!

***

Сүз кадерен белүченең

Күңеле булмас буш кына,

Эчемдәге серләремне

Сөйлим шундый дустыма.

Сүз - күңелгә канат куя,

Яхшы сүз - җан азыгы.

(Әгәр ул гайбәт булмаса -

Һич тә булмас языгы.)

Дусларыма әйтер сүзем,

Теләкләрем канатлы.

Шул канатлар алып килсен

Очрашуга, җан атып.

Алым җәл түгел сиңа

Җәл түгел сиңа гөлем.

Сүзләремнән букет төзәм -

Куансын дип күңелең.

Һаваларда очкан аккош

Ак каурыен калдырды;

Каурыйны каләм итүем -

Бик тә күркәм фалдыр бу!

Ал тагам түшләреңә,

Гөл тагам түшләреңә;

Каурый белән сүзләр төздем

Яраткан кешеләремә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр