Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Өлкәннәребез хөрмәтләнә

Үткән ел РФ һәм ТР Президентлары тарафыннан өлкәннәрнең юбилейлы туган көннәрен билгеләп үтү турында Указлар имзаланды. Әйтергә кирәк, районыбызда хөрмәткә, игътибарга лаек өлкәннәребез бик күп.

Иске Кәкерле авылында яшәүче Рәкига апа Хөснетдинова 1923 елда гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Әлеге чор белән яхшы таныш булган өлкәннәребез, бу елларның авырлыгын беләдер. Балачагын гына түгел, үсмер елларын да сугыш "тартып ала" әлеге буынның. Хәтерләрендә ни дә булса искә төшерүләрен сорасаң, башлангыч белем алу һәм ачлык-ялангачлыктан гайре берни күрмәүләрен ишетү бик тә аяныч.

Рәкига апа да 18 яше тулгач, сугыш елында Серов шәһәренә хәрби заводка эшкә җибәрелә. Аның вазифасы-снарядлар җитештерү цехындагы хезмәт белән бәйле була. Биредә Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы эшли ул.

-Көненә әллә ничәшәр меңләгән снарядлар әзерләргә дип заказ ала идек. Көчебезне кызганмадык, төнлә белән дә эшли идек. Бар көчебезне бүгенге якты, тыныч көннәрне булдыру өчен, җиңү өчен булсын дип куйдык,-ди Рәкига апа. Әлбәттә, тырыш хезмәтләре аның күп тапкырлар дәүләт тарафыннан медальләр, грамоталар белән бәяләнә.

Реклама

1954 елда ул сөйгән яры белән тормыш башлап, ике бала үстерәләр. Тыныч тормышта Рәкига апа авыл халкына озак еллар кибетче булып хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә балаларының уңышларына куанып, оныкларын тәрбияләшә.

Юбилее уңаеннан Президентларның котлау сүзләрен һәм бүләкләр тапшырырга дип Рәкига апа янына район хакимиятеннән Алексей Сарафанов (рәсемдә) һәм авыл җирлеге вәкилләре килделәр.

-Сез тормышның ачысын үз җилкәсендә татыган өлкән буыныбыз, куйган хезмәтләрегез хөрмәт уята. Исәнлек белән гомер итеп, алдагы көннәрегездә шатлыклар гына насыйп булсын сезгә,- дигән теләкләрен җиткерде Алексей Сарафанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр