Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Моңлы төзүче

Табигатьтә бар нәрсә дә матур, Бер каршылык булса, бер уңай. Яшәешкә дәртле агым биреп Тормыш ага, дуслар, гел шулай! Вахит.

Әйе, ага инде ул тормыш! Аксын ла! Агырга тиеш булгач, акмый нишләсен ул?! Иң мөһиме - ничек ага тормыш, нинди эзләр калдыра бу Җирдә? Кешенең, күпмедер юл үткәч, артына борылып карый торган гадәте бар. Менә шул чакта матур эшләре, кылган изге гамәлләре, аның өчен өзелеп торган гаиләсе, дус-туганнары күренеп торса - "шөкер, минем бары да тәртиптә икән!", - дип, юлын алга таба дәвам итә ала Кеше. Азат Вахитовның ул яктан җаны тынычтыр, мөгаен.

... Яңа Кәкерле мәктәбенең татар теле укытучысы Аделша абыйның яраткан укучысы, үзе алып барган әдәбият түгәрәгенең актив әгъзасы Азатны киләчәктә язучы, я булмаса журналист итеп бик тә күрәсе килә иде. Әдәбиятны ихлас яраткан, язуга табигый сәләте булган, төпле фикер йөртә белгән авыл малае укытучыда шундый өмет уянуга нигез биргәндер, әлбәттә. Шулай да дөнья барышын яхшы аңлаган сизгер педагог, сугыш ветераны Аделша абыйның түбәндәге сүзләрен йөрәк түрендә саклый Азат. "Син, энем, кайда гына булсаң да, телгә, тарихыбызга булган хөрмәтеңне югалтма, язуыңны ташлама! Дөрес, бар кеше дә профессиональ язучы, шагыйрь булып бетә алмый. Ләкин тирә-юньгә шагыйрьләрчә карый белсәң, табигатьне, бар тереклекне яратсаң, бу сыйфатларың сиңа һичкайчан да зыян салмас, Кеше булып калырга ярдәм итәр!", - дигән ул...

Остазының киңәшләрен тотып яшәргә тырыша Азат. Булачак һөнәрен сайлаганда озак уйлап торырга кирәк булмады аңа. Әтисе-тирә-якларда дан тоткан балта остасы Мөхәррәм аганың үрнәге хәлиткеч булды да куйды. Тиешле уку йортларын уңышлы тәмамлап, гомере буе төзүчелек хезмәтеннән аерылмый яши Азат Вахитов. Профессиянең барлык баскычларын үтеп, бүгенгесе көндә райондагы төзелеш оешмасын җитәкли. Татарстанның атказанган төзүчесе А.Вахитовның кулы, йөрәге аша узган күпләгән бина-корылмалар исәпләнә хәзер Чүпрәле төбәгендә. Барысы да диярлек "Тик-мәгә тирләребезне түкмәгәнбез икән!", - дип, горурланып карарлыклар.

Тормышында тугры юлдашы булган Гөлнур ханым белән бер ул, бер кыз үстереп, олы юлга аяк бастырдылар алар. Югары белемле, уңган-булган ике белгеч хәзерге көндә икътисадның мөһим тармакларында хезмәт итәләр, үз гаиләләрен, үз ояларын күптән булдырдылар. Күрешкәндә биш онык әби-бабасының тезләреннән төшми, тормышны алар кебек яратырга, игелекле булырга өйрәнеп үсәләр.

Хисләргә бай кеше ул Азат. Аны белгән, аның янәшәсендә булган кешеләр өчен яңалык түгелдер бу. Ә менә туган ягына эчкерсез мәхәббәт, табигатьне нечкә итеп тоемлау, кешенең эчке дөньясын ачуга кагылышлы хисләрен кайсы араларда кәгазьгә төшереп өлгерә икән ул, бина диварын корганда туры һәм тигез итеп куелган кирпечләр сыман тезелеп киткән шигырь юллары кайчан һәм ничек туалар икән - монысына күпләр шаккатадыр. Һәм сокланадыр! Соңгы елларда поэзия сөючеләргә Вахит исеме аша яхшы таныш булган А.Вахитов шигырьләре үзләрендә булган фикер агышы, әдәби сизгерлек, гади генә булган җиһан күренешләренә тирәнтен фәлсәфи карашлары белән игътибарны җәлеп итәләр. "Табадан әле генә пешеп төшкән" яңа иҗат нигъмәтләреннән Вахит иң элек үз газетабыз "Туган як" укучыларын "авыз иттерә". "Ватаным Татарстан", "Мәдәни җомга" газеталары да үзешчән шагыйрь иҗатына битараф түгел. Ниһаять, 2011 елда, Казанның "Идел-пресс" нәшриятында аның "Гомерем агышлары" исемле беренче җыентыгы да басылып чыкты.

Азат Вахитов милли җанлы шәхес. Аның милли һәм дини йолаларны ихтирам итүе, туган авылы, үз төбәге өчен бик күп изге гамәлләр кылуы шул хакта сөйли. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының райондагы оешмасы эшчәнлегенә һәрчак теләктәшлек һәм булышлык күрсәтүен дә билгеләп үтәсе килә.

Гомер тәсбихенә һаман,

Өстәлә алтын төймә.

Реклама

Җырланмаган җырларым бар -

Моңымны, Ходай, өзмә!

Өстәлә-өстәлә, бу төймәләр алтмышка җыелган икән бит! Шушы көннәрдә билгеләп үтәчәк олы гомер бәйрәме алдыннан Азат Мөхәррәм улына нык сәламәтлек, тулы бәхет, хезмәтендә һәм иҗатында яңа уңышлар теләп, аның үз шигыренә мондый юллар белән җавап бирү муафыйкъ булыр иде кебек:

Төймәләрнең запасы күп,

Тагын булыр, кайгырма!

Төймә саен моңнар өстәп

Җырла, Азат дус, җырла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр