Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Минем бабам

Минем бабам-сугыш һәм хезмәт ветераны Касыйм Хәсәнов 1923 елның 15 ноябрендә Иске Чокалы авылында туган.

1941 елның 22 июнендә Германия фашистлары илебезгә бәреп кергәч, ул 18 яшендә вакытта туган илен сакларга сугышка киткән. Аның бик күп орден һәм медальләре бар. Фашистлардан Ленинградны азат итүдә катнашкан. Берлинга барып җиткән. Бу вакытта без, киләчәк буын, матур яшәсен өчен туган илен саклап күпме абыйлар, бабайлар үзләрен корбан иткәннәр.

Бабам сугышта радист булып хезмәт иткән. Кирәкле урыннарга иң беренче булып барып җиткән. Берлинны азат итүдә катнашкан. Сугыштан соң районга кайткач радиоузел механигы булып эшләгән.

Кызганыч, 77 яшендә, мин туганчы, 1999 елның 12 ноябрендә, бабам дөньядан киткән. Аның батырлыклары өчен мин дә, әнием дә, калган балары да, оныклары да горурланабыз. Аны барысы да хөрмәт иткән һәм хәзер дә олылап искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 67 ел