Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Өлкәннәр догасында

Социаль хезмәткәрнең эшен бер күзлектән карап кына бәяләп булмый. Чөнки аларның төп хезмәте авырулар, өлкән яшьтәгеләр кешеләрне тәрбияләү белән бәйле.

Фирүзә Вәлиева социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә озак еллар эшләүчеләрнең берсе. Аның биредәге хезмәт биографиясе 1992 елга барып тоташа. Ул Иске Кәкерле авылында яшәүче өлкәннәрне, инвалидларны тәрбияли. Бүгенге көндә Фирүзә ханымның карамагында алты кеше, шуларның берсе Бөек Ватан сугышында катнашучы, өчесе-хезмәт ветераннары, икесе икенче төркемдәге авыру инвалидлар.

Социаль хезмәткәр буларак 20 ел эшләү дәверендә ул 130 өлкән һәм инвалидка хезмәт күрсәткән. Аларның һәркайсының характерын ул бүгенгедәй хәтерли, искә ала.

-Өлкәннәр үзләре дә бик рәхмәтле булдылар. Хезмәтемнән канәгатьлек белдереп, изге теләкләрен теләделәр, догаларыннан ташламадылар-, ди ул.

Фирүзә ханым һәр өлкәнгә ни кирәклеген йөрәге белән тоя. Үзенең карамагындагылар янына көн саен килеп, хәлләрен белә, гозерләрен үти. Кибеткә бару, хастаханәгә килү, дарулар кайтару, туганнар белән элемтәдә тору дисеңме, гомумән, көндәлек тормыштагы мәшәкатьне санап та бетерүе мөмкин түгел, әмма алар барысы да үтәлә, башкарыла.

Яшь буында өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләүдә дә Фирүзә ханым үз өлешен кертә. Аның теләктәшлеге белән мәктәптә "Өмет күпере" дип аталган тимурчылар отряды оешкан. Мәктәп тормышыннан соң укучылар ялгыз картларга бик теләп ярдәм итәргә алыналар.

Югары кешелеклелек, изгелек сыйатларына ия булган әлеге ханым хезмәттәшләре, авыл халкы арасында олы хөрмәтләнә. Җитәкчеләр дә аның тырышлыгын, хезмәтен күреп, тиешле бәяне бирәләр. Ул "Татарстан Республикасының социаль яклау отличнигы", күп тапкыр Мактау Грамоталары иясе, ә быел исә аңа Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау Грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль тема