Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Шәйморза егете Ленар Калимуллин командирлар һәм хезмәттәшләре арасында зур ихтирам казанган

Ленар Кәлимуллин хәрби хезмәткә Иске Шәйморза авылыннан чакырылган иде. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Буа ветеринария техникумындагы газчылар әзерләү бүлегендә укып белгечлек алды, берүк вакытта машина йөртү хокукына да ия булды.

Шофер һөнәре аңа хәрби хезмәттә дә ярап куйды. Инженерлар частендә берничә ай өйрәнүләр үткәннән соң аңа хәрби автомобиль бирәләр. Беренче көннән үк үзен тәртипле, тыйнак һәм теләсә нинди боерыкны җиренә җиткереп үрнәк төстә үтәргә әзер торучы солдат буларак таныта. Нәкъ Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан гына, Ленар хезмәт иткән часть командирыннан, Иске Шәйморза авылында яшәүче әнисе Ләйсән Әнвәр кызына һәм әтисе Ринат Солтан улына түбәндәге эчтәлекле Рәхмәт хаты килде: "Сезнең улыгыз Ленар Кәлимуллинның хәрби бурычын үрнәк үтәве, үзенә тапшырылган коралны һәм хәрби техниканы оста куллана белүе, подразделение эшчәнлегендә һәм хәрби өйрәнүләрдә һөнәри осталык күрсәтүе турында зур канәгатьлек хисе белән хәбәр итәбез. Командирлар һәм хезмәттәшләре арасында ул үзенең әхлакый һәм мораль сыйфатлары белән зур ихтирам казанды",- диелә анда.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февральВатанны саклаучылар көне