Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Киләчәк буын лаеклы үссен өчен

Полиция майоры Лилия Хәлиуллованың эш сәгате чикләнмәгән.Әле аны тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар янында күрәсең, авылларда булганда мәктәп, ясле- бакчаларга да сугылып чыгарга вакытын таба. Кайсы гаиләдә күпме бала, нинди шартларда яшәгәнен биш бармагыдай белә ул.

Әйе, нәкъ кинофильмдагы кебек. Милиционер "Анискин" сымак ул игътибарга алынган һәм тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмер балаларны һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән аңлый. Балаларга булган мәхәббәте аны 1989 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбенә алып килә. Читтән торып Казан педагогия училищесын һәм социаль гуманитар институтның психология факультетын яхшы билгеләргә тәмамлый. Шул елларда булачак тормыш иптәше Илдар белән кавышып, язмышларын да бергә бәйләгәннәр иде алар. Мәхәббәт җимешләре булып уллары Тимур туа. Ә тормыш сынаулары алар өчен бик тә кырыс булган икән шул. Тимурга дүрт яшь туларга да өлгерми, әтисе аларны икәүдән-икәү калдырып, кинәт вафат була.

Мәктәптә эшләү елларында аңа төрле язмышлы, шул исәптән авыр балалар белән дә очрашырга туры килә. Алар белән турыдан-туры эшләү өчен ул 2001 елның сентябрь аенда эчке эшләр бүлегенә хезмәткә алына. Биредә аңа балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе инспекторы вазифасын йөклиләр. Эшен яратып, зур җаваплылык тоеп башкара, хезмәтенә чын күңелдән бирелгәнлеге белән башкаларга үрнәк булып тора. Вакыт белән исәпләшми, балигъ булмаган балалар белән бик күп профилактик чаралар үткәрә, тотрыксыз гаиләләр белән даими эшли, яшүсмерләр белән әңгәмәләр уздыра. Мәктәптә үткәрелгән ата-аналар җыелышлары да аннан башка узмый.

Эшләү чорындагы гыйбрәтле хәлләр әле дә күңел түрендә саклана Лилиянең. "Яшүсмерләр тарафыннан кылынган күп кенә җинаятьләр ачылды,-дип искә ала ул. Бик күп яшүсмерләрне ялгышлардан, начар юлга басулардан аралыйбыз". Оператив-служба эшчәнлегендә инициатива һәм һөнәри осталык күрсәтеп югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мактау Грамоталарына, Дипломнарына, "Балигъ булмаганнар эше буенча иң яхшы инспектор", "Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында үрнәк хезмәте өчен" дигән күкрәк билгеләренә лаек була, майор дәрәҗәсенә күтәрелә. Җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе хезмәткәрләре арасында уздырылган республика ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый. Район мәдәният йортында эчке эшләр бүлеге коллективы куйган иҗат концертында да актив катнаша. "Полиция Кыш бабае бүләк өләшә" акциясендә дә башлап йөри. Бер сүз белән әйткәндә, райондагы күп кенә балаларның яклаучысы, хөрмәткә лаек хатын-кыз ул Лилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр