Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кайда туган – шунда кирәкле булган

Сергей Ананьевич Салифановка бу көннәрдә 75 яшь тула.

Язмабызның герое райондашларга яхшы таныш. Ул лаеклы ялга чыккач та күп кенә еллар җитәкче вазифаларда – авылны җитәкләгән кеше. Эштән туктаганына ике еллап кына әле. Ә аңа – Сергей Ананьевич Салифановка инде бу көннәрдә 75 яшь тула. Ничек яши икән ветеран, дип без аның хәлләрен сораштык.

-Сергей Ананьевич, үзегез турында сөйләгез әле.

Сугыш беткән елларда, 1948нең 20 маенда Городище авылында туганмын. Авыл баласы булганлыктандыр инде, үземне белә башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр гел эш белән мәшгуль булдым. 66нчы елларда урта мәктәпне бетергәч Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайттым. Белемгә тартылу да булгандыр инде – Ульян дәүләт педагогик университетына укырга кердем. Моңа инде минем яхшы укуым һәм урта мәктәпне тәмамлагач ук Югары Тимерчәндә укытучы буларак хезмәт эшчәнлегемне башлап җибәрүем сәбәпче булды, дип уйлыйм. Ә армиядән кайткач үзебезнең авылдагы мәктәпкә математика укытучысы итеп чакырганнар иде. 1979 елдан исә ул мәктәпне җитәкли дә башладым.

Гаилә кордым, өч улым бар.

-Сезгә инде менә шушы 70нче еллардан башлап гел җитәкче вазифаларда эшләргә туры килгән. Эшегезне яраткансыздыр?

- Яратканмындыр, дип уйлыйм. Җаваплылык тойганымны беләм. Сиңа бит кемнәрдер бу эшне булдырачагыңа ышанып тапшыралар. Шуңа да сынатмаска тырыша идем инде. Ә эшләгән дәвердә без шундый буын булдык – ялкынланып хезмәт итәргә туры килде. Тормышны, авылымны, халкымны да яраттым. Алар мине хөрмәтләде – мин алар белән яшәдем, шуңа да бүген дә авылымның һәр кешесенә күңелемдә рәхмәт яши.

 - Ә үсмерчак, яшьлек хыялыгыз нинди иде сезнең?

- Укытучы булу иде. Әмма язмышның үз борылышлары. 80нче еллар башында партия сафларына кергәч, шушы парптия тормышы үз эченә бөтереп алды мине. 1983 елдан “Путь Ленина” колхозының партком секретаре булып эшли башладым. Шушы ук колхозны җитәкләргә дә туры килде. 1991-1996 еллар иде ул.

Тырышып эшләдем, дип әйтә алам. Җитәкчелек тарафыннан бирелгән Мактау Грамоталары, “Данлы хезмәт өчен”, “ТАССР оешуга 90 ел” медалләре шуның дәлилләре, дип саныйм.

-Сергей Ананьевич, сез инде депутат булып та торган кеше, 20 еллап авыл башлыгы да булдыгыз. Ә бүген, җилкәгездән бөтен җаваплылык төшкәч, яшәүләр ничек?

Бүген дә әйбәт. Аягымда йөреп торам, шөкер. Улларым бик яхшы кешеләр булып җитештеләр. Оныклар кайтып йөри. Авылдагы төрле учреңдениеләргә очрашуларга чакырып торалар. Хатыным янымда. Дөрес, ул аяклары белән иза чигә – аңа ярдәмче әле мин. Тик халык “Картлык – түгел шатлык”, дип юкка гына әйтмәгәндер. Яшьлек сагындыра.

Авыл халкы белән берлектә, аыылдашыбыз Николай Угаслов ярдәме белән, күп төрле эшләр башкарган елларыбызны бик еш искә төшерәм. Авыл көннәре уздырулар, районда да иң матурлардан булган чиркәүнең сафка басуы, бернинди программаларга әле кушылмыйча мәктәбебезне ремонтлаулар, авыл эче юлларын ясаулар... Көч тә, энергия дә булган! Шөкер, шундый булынган, эленке-салынкы йөрелмәгән, димен. Башкарылган эшләр, үткәнем, гаиләм – бүген минем горурлыгым.

-Рәхмәт сезгә, Сергей Ананьевич! Озак елларга сәламәтлек, бүгенгедәй күтәренке күңел һәм рухи байлык телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев