Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Кәкерле авылында яшәүче Наил Летфулла улы Исхаковның юбилейлы гомер бәйрәме

Гомерен игелекле һөнәрләрнең берсе - балаларга белем бирүгә багышлаган Наил Исхаков яшәү дәверендә үзен бары тик яхшы яктан күрсәткән.

 

Наил  Летфулла  улы 1953 нче  елның 30 мартында Иске Кәкерле авылында туа. Туган авылындагы урта мәктәптә белем алып, беренче хезмәт юлларын да югары сыйныфларда ук, колхоз эшләрендә башлаган. Физик яктан нык егет спортны да үз итә. “Белем алырга, теләгәнеңә ирешергә беркайчан да соң түгел”, дигән максаттан чыгып, армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, документларын Әлмәт физкультура техникумына илтә.

 Яңа Кәкерле урта мәктәбенә эшкә билгелиләр яшь белгечне. Энергиясе ташып торган мөгаллим авылда физкультура-спорт эшен җәелдереп җибәрә,  яшь буынны хәрби хезмәт нигезләренә төшендерә башлый. Мәктәптә укучыларга һәм укытучыларга ял көннәрендә дә тынгылык булмый. Әледән-әле күңелле стартлар,  төрле ярышлар уздырыла – кыскасы, мәктәп  сәламәт яшәү рәвеше белән гөрләп яши. Моннан тыш, Наил Летфулла улы үз тирәсенә татар көрәшен үз иткән яшьләрне җыя, милләтебезнең бизәге булган бу спорт төре  буенча күп кенә көрәшчеләр тәрбияли. Аның укучылары, район, тирә-як районнардагы ярышларда, Сабантуй мәйданнарында һәрдаим батыр исемен яулый.

Наил исә махсус һөнәри белем белән генә чикләнеп калмыйча, читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Шуннан соңгы мөгаллимлек юлын туган авылындагы Иске Кәкерле урта мәктәбендә дәвам итә. Биредә ул  хәрби хезмәт нигезләре җитәкчесе була, тарих фәне буенча белем бирә. 1986 нчы елның көзеннән мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгеләнә.

Ветеран укытучының сүзләренә караганда, ике сменалык укытуга бүленгән укучылар арасында шактый “йөгерергә” туры килә аңа. Директор вазифасына да билгеләнә.  

–1990 елларда мәктәп эшчәнлеген алып бару җиңел булмады, - дип искә ала ул. –Акча юк. Балаларны ашатырга, мәктәпне җылытырга кирәк. Борындык станциясендә, Ульян, Канаш шәһәрләрендә күмер эзләп, чират торып, төн кунган чаклар да күп булды.  Шул кыенлыклардан арыну өчен, мәктәпне электр белән җылыту, газ кертү проектларын юллап,  Казан юлын байтак таптарга туры килде.

Төп вазифасыннан тыш, ул пропагандачы, агитколлектив җитәкчесе, авыл советы депутаты, участок сайлау комиссиясе рәисе,  үзешчән сәнгать концертларын оештыручы  һәм үзе дә моңлы җырлары белән шунда катнашучы булып, шактый гына иҗтимагый хезмәтләр дә башкара. Озак еллар  авыл яшьләренең татарча  көрәш түгәрәген  җитәкли, район күләмендә үткәрелгән татар көрәше ярышларының даими судъялар әгъзасы вазифасын да башкара, гомумән, район тормышының үзәгендә була.

Билгеле, аның тынгысыз хезмәте хөкүмәтебез, җитәкчеләр тарафыннан үз бәясен ала. “РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре”,  ТР фән һәм мәгариф министрлыгының  “Мәгарифтә күрсәткән хезмәте өчен”, “ТРның физкультура һәм спорт отличнигы ” дигән күкрәк билгеләре, өлкә һәм  район комитеты,  район мәгариф бүлеге  Мактау грамоталары  намуслы хезмәте өчен бирелә.

Наил Летфулла улын  олы җанлылык, киң күңеллелек,  сабырлык, мәрхәмәтлелек, түземлелек, төпле акыл  сыйфатлары бизи. Гаиләсендә дә үрнәк әти һәм тормыш иптәше ул. Үзе дә гомерен мөгаллимлек һөнәренә багышлаган, татар теле дәресләре аша укучыларында телебезгә, милли гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләүче Рәмзия Абзал кызы белән бер сүздән аңлашып, йолаларыбызны, традицияләребезне үтәп яшиләр.  Иңгә-иң куеп, дүрт дистәдән артык ел гомер дәверендә  өч  балага гомер биреп, аларны үз үрнәкләрендә тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары  Ландыш һәм Лилия –  инглиз теле укытучылары,  Нәзилә исә технолог һөнәрен үзләштергән. Соңгы елларда Исхаковлар гаиләсе тагын да ишәйгән – 6 оныклары үсеп килә.

70 яшь – ул ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе туплаган бер чор гына, диюләре хак. Наил Летфулла улы да лаеклы ялда булына карамастан, бүген дә сафта –йөзү, мишеньгә ату буенча район ярышларында катнашып, җиңүләр яулый. Тарихи һәм детектив әсәрләр укый, төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Яшь буынга тапшырасы гыйлеме, тәҗрибәсе дә күп әле аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев