Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Исеме — үлемсез, батырлыгы — мәңгелек!

...Гөлшат һәм Равил Минчаевларның өй алдына килеп, көн дәвамында, көйләп-көйләп, эт улый...

“Эт улау хәерлегә булмас, мәеткәдер инде, үләмдер,” дип үзенә юрый йорт хуҗасы. (Равил ага менә 2 ел инде онкология белән көрәшә). Хуҗабикә ханымның да күңеленә борчу сала этнең шулай озаклап улавы.  Икенче көнне дә шул күренеш дәвам итә...

– 5-6нчы февраль көннәре иде ул. Гадәттә, вакыты, мөмкинлеге булганда, Ренат шалтырата: “Минем белән барысы да яхшы”, дип хәбәр бирә торган иде. Ә монда атна, 10 көн узды. Яхшыга түгелдер  инде бу, дип Лаеш хәрби комиссариатына шалтыратам. “Улыбыздан хәбәр юк бит, белешегез әле, зинһар...”. “Ярый, әмма безгә дә бернинди начар хәбәрләр килмәде, борчылмагыз”, дип тынычландырдылар. Сабырланып, улыбызның шалтыратуын тагын көтәбез...

Соңыннан гына билгеле булганча, Ринат Миначев бу вакытта Украина неонацистлары белән хәрби бәрелешләрнең эчендә кайный. Гомере өзелә. Җәсәден бәрелешләр барган җирдән дусты алып чыга. Бу да зур батырлык санала, чөнки, вафат булучыларның гәүдәләрен бәрелешләр вакытында алып чыгу бик авыр, дип сөйлиләр. Шулай итеп, Миначевларның уллары табыла, әмма күзләрен мәңгегә йомган килеш...

Гөлшат апа да, Равил абый да  Зур Чынлы авылы кешеләре. Шунда туып-үскәннәр, гомерләре дә колхоз хөзмәтендә, төрле эшләр башкарып узган. Гаиләне тулыландырып башта уллары Ренат туган, аннан соң улларына иптәш итеп тагын бер энекәш һәм сеңел “алып кайтканнар”.

Ренат әти-әнисенең уң кулы, таянычлары булып үскән. Укуда да сынатмый. Яшьтән хәрби киемле кешеләргә, чик сакчыларына кызыга. “Үскәч, мин дә шундый булам”, дип үз-үзенә сүз бирә. Армия хезмәтенә китәр вакыты җиткәч тә, чик буе гаскәрләренә озатуларын сорый. Ике ел хезмәт иткәч, бер елга тагын контракт яза. Аннан кайтып, Казанда хезмәтен эчке эшләр бүлегендә кинолог буларак дәвам иттерә. Төньяк Кавказда хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча командировкаларда була. Күрсәткән батырлыклары, намуслы үтәгән хәрби бурычлары өчен күп санлы медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «Милиция отличнигы» күкрәк билгесе дә бар.

Тынычрак хезмәткә күчеп, Ренат төрле өлкәләрдә эшләп карый, әмма күңеле ятмый. Үткән ел ел махсус хәрби операция игълан ителгәч, Ренат үз теләге белән “Алга” батальонына языла. Лаеш районында яшәгәнлектән, шуннан хәрби операция зонасына китә ул.

“Хезмәт итмәдең түгел, әллә бармыйсыңмы? диеп тә карадык. Әмма ул: “Мин хезмәт иткән, хәрби хәрәкәтләрдә булган кеше, барырга тиешмен”,-диде. Сүзе – сүз иде шул. Барып урнашканнарын, хәлләрен һәрвакыт белгертеп торды. Командирыбыз бик яшь, минем белән һәрвакыт киңәшләшә дия, иде. Ярдәмчел, ачык күңелле иде Ренатыбыз. Кайтып өйгә ремонтлар ясарга иде исәбе. Тик гомере кыска булды...”, -дип күңелендәгесе белән уртаклаша Гөлшат ханым. Без аның белән мәктәптә узган кичәдә очраштык.

Ренатның якты истәлеге хөрмәтенә ул укыган Зур Чынлы урта мәктәбендә хәтер мемориалы ачылды. Мемориал мәктәп коллективы тырышлыгы белән булдырылган. Биредә хәрбинең тормыш юлы, шәхси әйберләре тупланган.

Мемориалны ачу тантанасында Геройның әнисе Гөлшат Абдулла кызы Миначева, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов, КФХ башлыгы Равил Бикчуров, Россия чик сакчылары берлеге вәкилләре Марс Хәмидуллин, Рәшит Фәтхуллов, мәктәп коллективы катнашты.

Укучылар концерт программасы әзерләгәннәр. Ренат Миначевның күрсәткән батырлыклары, үзе турында бик күп хатирәләр яңгырады.  Чыгыш ясаучылар аның кыю булуын, авырлыклардан, җаваплылыклардан курыкмавын билгеләп үттеләр.

–Гадәттә, якты дөньядан киткәч, кешене үлгән дип әйтәбез. Әмма Ренат үлемсез. Аның исеме, якты хатирәсе мәңге күңелләребездә, йөрәкләребездә яшәр. “Хәтер мемориалы” да илебезнең, безнең якты  киләчәгебез өчен гомерен кызганмаган Ренатның батырлыгы турында искә төшереп торыр,- диде Айрат Җәлалов.

Тупланган әйберләр арасында Ренат өчен бик кадерле өч әйбер бар икән. Ул - кызының үз куллары белән ясаган, “Бәйрәм белән, әтием!” дигән котлау открыткасы. Ренат аны күкрәк кесәсендә йөрткән һәм ике хат. Хатның  берсе “Исәнме, таныш булмаган солдат!”, дип башлана. Һәм анда: “Синең хезмәтең җиңел түгел, әмма мин ышанам, син көчле һәм кыю, барысын да җиңәчәксең, уңышлар сиңа...”дигән сүзләр дә бар.  

“Шушы хатлар, ышаныч,  күңелгә тынычлык бирә”, дия иде улым”, - ди Гөлшат апа.

Белешмә

Ренат Равил улы Миначевка 39 яшь иде. Ул 2023 елның 6 февралендә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булды.  2023 елның 11 мартында туган авылында җирләнде.

Россия Президенты Указы белән, үлгәннән соң,  Батырлык ордены белән бүләкләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев