Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хыяллар канатында

Һәр чорның үз каһарманы, үз шагыйре, үз әдибе була. Нинди генә техник җиһазлар дөньяны шаулатса да, кешелекнең иң нечкә күңел кылларын бары тик кеше үзе генә аңлата ала. Ә бу әдәби әсәрләр аша җиткерелә. XI "Иделем акчарлагы" дигән яшь язучыларның республика бәйгесе җиңүчесе 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы...

-Алсу, язучылар белән очрашудан нинди кичерешләр белән кайттың?

-Әдәби әсәрләрен укып белгән язучыларны тыңлау аларның фикерләрен, уй-хыялларын ишетү, яшь каләм осталары белән танышу рухи күтәренкелек өстәде. Чөнки анда Татарстаннан гына түгел, Башкортстаннан да 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге 35 иҗат яшьләре катнашты. Без өч көн буе аралаштык. Г.Тукайның Казандагы музеенда булдык. Г.Тукайның һәйкәленә чәчәкләр куеп Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Курчак туе" дигән спектакль карадык.

-Иҗат өлкәсендә нинди чаралар үткәрелде?

-"Иделем акчарлагы-2011" бәйгесенең жюри әгъзалары белән мастер-класслар булды. Анда безнең эшләребезгә бәя бирделәр. Сәлах Рифат, Булат Ибраһимов кебек яшь язучылар, Рабит Батулла, Нәҗибә Сафина кебек өлкән буын әдипләре, төрле газета-журналларда эшләүче иҗат кешеләре белән очраштык.

-Нинди жанр буенча иҗат итәсең?

-Мин үземне драматургия өлкәсендә сынап карамакчы булам. Проза һәм поэзия жанрында иҗат итүчеләрдән аермалы буларак, драматургиягә бик азлар гына алына. Бу бәйгедә дә нибары ике кеше идек. Минем эшемне Әлфәт Закирҗанов карады. Өч әсәремне дә уңай бәяләде һәм "Иделем акчарлагы"на килүчеләр иҗатыннан төзелгән җыентыкка кертеләчәген әйтте.

- Алсу, син бәйгедән кубок һәм сертификат алып кайткансың. Ә менә дипломны нәрсә өчен бирделәр?

-ХI "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә "Драма" номинациясендә югары нәтиҗәләргә ирешкәнем өчен лаек булдым.

Реклама

-Котлыйбыз, уңышлар сиңа алда. Ә бу беренче җиңүең идеме?

- Юк, 9 сыйныфта укыганда КФУ үткәргән регионара предмет олимпиадасында "Татар теле һәм әдәбияты" дисциплинасы буенча республикада өченче урынны яуладым. Шулай ук "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсында композицион осталык номинациясендә җиңүче дип табылдым.

- Әдәби әсәрләр иҗат итү шактый вакыт, көч сорый. Бу укуыңа комачау итмиме?

- Юк, быел мин унынчы сыйныфта, гел "5" легә генә укыйм. Иҗатка күбрәк бирелгән саен эшемнең нәтиҗәсен күрәсе килә. Ә төп эшем ул-уку. Татар теле буенча үткәрелгән район олимпиадасында җиңүче булдым. Сүз уңаеннан миңа һәрчак "яшел ут" кабызучы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Җәлаловага һәм мәктәп директоры Резидә Хуҗиевага олы рәхмәтләремне җиткерәм.

- Ә иҗатка нәрсә этәрде?

-Мин дүртенче сыйныф-тан бирле Энҗе Җәлалова җитәкләгән "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзасы. Беренче шигырем 5 сыйныфта укыганда район газетасы "Туган як"та басылды. Бәлки ул да миңа этәргеч биргәндер. Шуның өчен редакция хезмәткәрләренә дә рәхмәтемне белдерәм.

- Киләчәктә үз урыныңны иҗат өлкәсендә күрәсеңме?

-Алла боерса, нинди генә өлкәдә эшләсәм дә иҗат- тормыш маягым булыр, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X