Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хезмәттән тәм һәм ямь табып

Илмас Нигъманов Яңа Ишле авылында колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмаган Илмас бала чактан ук тимер-томыр арасында чуалырга ярата.

Әтисе янында машина-трактор майлашуда бик теләп катнаша, әле тегесе, әле монысы белән ярдәм итәргә тырыша. Кыскасы, Илмаска кече яшьтән үк техника "җене суга". Бераз үсеп кул арасына керерлек булгач та, җәйге каникуллар вакытында әтисе белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Яңа Ишле сигезьеллык мәктәбен дә уңышлы гына тәмамлый ул. Укуын тагын да дәвам иттерү теләге булса да, яшьтәшләре кебек авылны ташлап китәсе килми аның. Уку хыялыннан баш тартып, авылда кала Илмас. Нәкъ менә шул елларда аның хезмәт юлы башлана да инде. Аннан соң армиядә хезмәт итү еллары... Һәр ир-егет өчен изге булган бурычын үтәгәннән соң да ул туган авылында төпләнеп кала. Үзенең булачак тормыш иптәшен дә читтән эзләми, шушы авылда туып-үскән Тәнзиләне сайлый Илмас һәм ялгыш-мый да. Алар үрнәк гаилә корып, бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Инде балалары да үсеп җиткән, аларга нык-лы белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр алар.

Инде беренче тапкыр әтисе Мансур агага ияреп, аннан соң үзе "корыч ат"ны иярләп хезмәт юлын башлавына да шактый еллар үткән. Илмас кышын һәм язын тракторга утырса, җәен машинада, көзен исә комбайн штурвалы артында хуҗалык басуларын иңли. Яшьтән үк әнисе Розадан һәм әтисе Мансурдан хезмәт чыныгуы алып тәрбияләнгән Илмас еллар дәвамында тормыш тәҗрибәсен дә туплый, хезмәтендә яңадан-яңа үрләр дә яулый. Аның намуслы, фидакарь хезмәте күпсанлы Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары белән бәяләнә. Ә алар арасында иң истәлеклесе исә 1994 елда Әгъзам Гобәйдуллин кулыннан алган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамотасы. Хезмәт күрсәткечләре буенча алдынгылар сафында булып, ел саен телевизор, суыткыч кебек кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнеп килә ул. "Хезмәт төбе-хөрмәт", ди халык. 1998 елда Илмас Мансуровичка авыл хуҗалыгы производствосын механикалаштырудагы казанышлары өчен "Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелүе дә күп нәрсә турында сөйли. Ә 2004 елда исә Илмаска хезмәт ветераны исеме дә бирелә.

Реклама

Авылда төпләнеп калуына һич үкенми ул. Бүген дә тормыштан, хезмәтеннән тәм һәм ямь табып, яңадан-яңа уңышларга ирешеп яши. Аның әлеге уңышларга ирешүендә, әлбәттә, пар канаты булган Тәнзиләсенең дә өлеше зур. Чөнки ике йөрәк бер-берсен аңлап типкәндә генә авырлыкларга бирешмичә, тормыштагы сынауларны җиңеп яшәргә мөмкин. Ә менә алар гаиләсен мин шундыйлардан дияр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев