Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гомернең алтын көзендә

Кеше гомере тамып җыелган тамчылар кебек. Тормыш кәсәсенә еллар өстәлгән саен, яшәешнең мәгънәсе арта, гаилә учагы ныгый, кеше күңеле изгелеккә тулылана бара.

Иске Чүпрәледә гомер итеп, 80 яшен тутыручы Валентина Большакова-өч улына үги әни, өч кызына гомер биргән әни, 13 оныгына, 12 оныкчыгына кадерле әби. Алтын көздә тугангамы, мул тормыш белән яши Валентина Андреевна. Бер кеше гомеренә туры килгән әллә никадәр бормалы язмышына да үкенми ул. Яшьлегендә беренче иреннән аерылып, әти-әниләре янында кызы Лидияне үстереп, олы тормыш юлына бастыргач, әниләре үлгән өч егеткә әни була. "Мин килгәндә Владимирга-22, Валерийга-20, Юрийга-12 яшь иде. Хәзер дә кайтып йөриләр,"-дип куанычын белдерә ул. Николай Большаков белән ике ярты алманы бер иткән гаиләдә ике игезәк Ирина белән Вера дөньяга килә.

Реклама

Хәзер алар икесе дә шәфкать туташлары. Николай абыйның 83 яшен тутырып дөньядан киткәненә дә 2 елдан артык вакыт үтте. Тормышын эшсез күз алдына да китерә алмаган Валентина апа яшь чакларында 1 номерлы балалар бакчасында эшли. Аннан пенсия яшенә җиткәч тә, 9 ел үз эшен 90 номерлы һөнәри училищеда дәвам итә. Хәзер ул кызы Вера, оныгы Индира белән яши. "Мин бүген дә бик бәхетле. Балаларым әни генә дип торалар",-ди тыныч картлык кичерүче Валентина апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне

2
X