Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гади эшчедән баш инженерга кадәр

Иван Михайлович Маскеевның хезмәт стажы - 53 ел

Хезмәт ветераны шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны тәбрикләргә килде.

Борындык авыл җирлеге башлыгы Владислав Ранцев әйтүенчә, Иван Михайлович үзе бер легенда. «Аның турында бик озак сөйләргә мөмкин. Иван Михайлович – җанлы энциклопедия. Ул поселокның, элеваторның тарихын бик яхшы белә. Нинди генә темага сүз башласаң да аңлатып бирә», -ди җирлек җитәкчесе.

Иван Михайлович Борындык эшчеләр поселогында туа һәм үсә. Хезмәт юлын да поселокта урнашкан элеваторда, 1951 елның 17 апрелендә  башлый. 18е яңа тулган егет үзен бик тиз арада оста куллы итеп таныта.

Слесарь булып эшләдем, үз эшемне һәм коллективны бик яраттым",- ди Иван Михайлович яшьлек елларын искә алып.

Билгеле, тырыш, намуслы эшчене күрми узмыйлар- гади слесарьдан башлаган егет, һөнәрнең югары баскычларына да күтәрелә.  Лаеклы ялына Иван Михайлович  элеваторның баш инженеры впзифасыннан китә. Шундый карьера биеклегенә ирешүенә эш сайлап йөрмичә, бер урында хезмәт итүе дә йогынты ясагандыр – ни дисәң дә бер урында 53 ел бит!

Шушы еллар эчендә күпме яшьләрне эшкә өйрәткән дә, күпмеләренә киңәшләрен биргән, остаз булган ул!

Әллә ничәмә төрле бүләкләре, төрле елларда бирелгән  Грапмоталар һәм Рәхмәт хатлары -ветеранның намуслы хезмәте дәлилләре. Инде килеп шулар янына кадерле, ветеран лпек булган бер бүләк тә өстәлде – юбилярны тәбрик итәргә килгән район башлыгы Марат Гафаров Иван аганың күкрәгенә «Чүпрәле районы оешуга 90 ел» юбилей медален такты. Район үсеше хакына куелган озак елгы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, алдагы көннәргә ныелы сәламәтлек теләде.

Гаиләсенең дә алтын тоткасы була Иван Михайлович -тормыш иптәше Елена Михайловна белән мәхәббәттә һәм татулыкта дүрт бала тәибияләп үстерәләр алар. Хәзерге вакытта Иван Михайловичның зур гаиләсе бар: 6 оныгы, 5 оныкчыгы.

Иван Михеевны элеватор коллективында бүген дә онытмыйлар. Юбилее уңаеннан савыт-саба юу машинасы кииергәннәр.  Элеватор житәкчесе Васил Сәлахов ветеранга коллектив исеменнән  Рәхмәт хаты да тапшырды.

Кунаклар юбилярга сәламәтлек,  туганнары һәм якыннарының игътибарын теләделәр.

Иван ага да алар белән бик теләп аралашты, шәхси архивы, истәлекле вакыйгалар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев