Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гаделлекне сөеп яшим дөньяда

Абделхарис Алимов 1938 елның 1 октябрендә Иске Чүпрәле авылында колхозчы гаиләсендә, өченче бала булып дөньяга килә. Аның балачак һәм яшүсмер чоры сугыш һәм сугыштан соңгы илне торгызу чорында үтә.

Башка яшьтәшләре кебек үк, аңа да ул еллардагы бар кыенлыкны татырга насыйп була. Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул армия хезмәтенә чакырыла. 1957-1960 елларда Совет Армиясе сафларында Төркмәнстан Кызыл Байраклы хәрби округында хезмәт итә. Белемле яшь солдатны биредә бик тиз күреп алалар һәм төрле курсларга укуга юллыйлар. Хәрби хезмәт итү дәверендә, 1959 елда партия сафларына кабул ителә. Коммунист Абделхарис Алимовка хезмәт итү чорында күп кенә яшерен, махсус заданиеләр үтәргә туры килә. 1960 елда махсус заданиене уңышлы үтәгәне өчен аның исемен мәңгегә Төркмәнстан Кызыл Байраклы хәрби округының Почет китабына кертәләр. Хезмәт итү чорында күп кенә танылган шәхесләр белән таныша, якыннан аралаша ул. Советлар Союзы Герое полк командиры Петр Гаврилов белән дә очрашып, сөйләшү бәхете елмая аңа. Киләчәк тормышын хәрби хезмәт белән дәвам итү мөмкинлеге булса да, Абделхарис ага туган ягы-Иске Чүпрәлегә кайтырга карар кыла.

-Туган ягымны, авылымны ярату, әти-әниемне сагыну хисе көчле иде,-ди ул үткән елларны искә алып.

Армиядән соңгы тормышы да аның район тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Башлап милиция органнарына эшкә килә. Бер үк вакытта белемен күтәрә, 1967 елның январена кадәр паспорт өстәле начальнигы вазифасын башкара. 1967 елның январеннан башлап 1999 елның апреленә кадәр, лаеклы ялга киткәнче район хакимиятендә гомуми бүлек мөдире вазифасында эшли. Бер үк вакытта иҗтимагый башлангычта 27 ел дәверендә дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе булып тора. Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы профсоюзлары органына әгъза итеп сайлана.

Абделхарис аганың район хакимияте органнарында хезмәт итә башлау чоры Чүпрәле районының яңадан мөстәкыйль рәвештә яши башлау елларына туры килә. Аның тынгысыз, намуслы хезмәте дә районыбызны төрле яклап үстерүгә юнәлдерелгән була. Миңнегали Ахметов, Аркадий Николаев, Сәдатулла Төхбәтуллин, Иршат Юсупов, Шәүкәт Әхмәдишин кебек район тормышы тарихында үзләренең эзләрен калдырган шәхесләр белән эшли ул. Нәкъ менә шул елларда район үзәгенә, авылларга югары басымлы газ торбалары сузылып, халык зәңгәр ягулык куллана башлый, 90нчы елларда Кушкуактан район халкына су торбалары сузыла, Борындык юлыннан алып Шатрашан авылына кадәр юлларга асфальт җәелә, юллар күтәртелә, 22 данә тимер-бетон күпер салына, яңа клублар, балалар бакчалары, йортлар калкып чыга, колхозлар, МСО, ПМК, "Сельхозтехника" кебек оешмаларның гөрләп эшли торган чоры була бу. Абделхарис аганың да намуслы хезмәте күпсанлы орден-медальләр, Мактау Грамоталары, "Хезмәт ветераны" медале белән бәяләнә.

Тормыш иптәше Гөлнар ханым белән алар тигез тормышта, ике ул тәрбияләп үстерәләр, аларга ныклы белем биреп, тормыш киңлекләренә очыралар. Гөлнар ханым белеме буенча шәфкать туташы, районда беренчеләрдән булып "Татарстанның атказанган медицина хезмәткәре" исеменә лаек булган шәхесләрнең берсе. Рәхәтләнеп, тынычлап яшисе вакытта гына, кызганычка каршы, рәхимсез үлем аны алып китә. Уллары да әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермиләр. Олы уллары Илдус югары юридик белемле, милиция полковнигы, Ульяновск шәһәрендә яши. Шәһәрнең мактаулы гражданины. Бүгенге көндә Абделхарис ага төпчек улы Илдар белән төп нигездә гомер кичерә. Янында әти диеп өзелеп торучы уллары, бабай дип сарылучы оныклары белән дә бәхетле ул бүген. Мәчеткә йөри, намазын укый.

-Минем юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Тәҗрибәләре белән уртаклашып, дөрес юлны күрсәтә белделәр. Мин мәңге аларга бурычлы,-ди Абделхарис ага. Әйе, олыны-олы, кечене-кече итә белгәндә генә, кешеләр сиңа тартыла, үз итә.

Бүгенге көндә Абделхарис аганың килеп киңәш сорар кешеләре, дуслары бихисап. Димәк, гомер юкка узмаган, аның эш тәҗрибәсенә бүген дә ихтыяҗ бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр