Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Еллар артында тырыш хезмәт юллары

Районда Әнисә ханым Айнуллованы белмәгән кеше аздыр ул. Моның шулай икәнлегенә гаҗәпләнәсе дә түгел, чөнки ул һәрвакыт кешеләр күз уңында булды һәм бүгенге көндә дә бу шулай.

Һәрвакыт кешеләр игътибарында булуының сере, аның һөнәрендә. Әнисә апа гомере буе район халкының гозерен канәгатьләндереп, аларга көндәлек кирәк-ярак товарлары сату хезмәте күрсәтә. Зур Чынлы авылында туып үскән, шушында белем алган яшь кыз сатучылык хезмәтенә 1971 елда ук керешә. Иң элек авыл кибетендә сату итә. Аннан тормыш, язмыш юллары аны район үзәгенә алып килә. Биредә ул тормыш юлдашы Фиркать белән гаилә корып, 41 ел бергә гомер кичерәләр.
Район кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклану оешмасындагы хезмәт юлы аның 1973 елдан башлана. Ул һәрвакыт кешеләргә карата игътибарлы, мөлаем булып, сатып алучыларны үзенә тартып тора. Оешма тарафыннан куелган эш-планнарны үтәүдә тырыш хезмәт куя. Район халкы һәм җитәкчеләр дә аның хезмәтен югары бәяләп, рәхмәт сүзләрен ирештерәләр. Биредәге хезмәте Әнисә ханымның 40 елдан артып китә. Ә еллар артында йокысыз төннәр, ялсыз атналар, район исеменнән төрле җирләрдә, шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итеп оештырылган ярминкәләр-барысы да бар. Моннан тыш, район күләмендә оештырылган күп төрле чараларда, ел саен Сабантуй бәйрәмнәрендә сату итүләр-һәммәсендә дә аның лаеклы өлеше бар. Бу очракта аны хезмәткә дәртләндереп торган, һәрчак терәк булган гаиләсенә дә рәхмәтле ул.
Хөрмәтле әни, кадерле тормыш иптәше, яраткан әби булып, бүген Фиркате белән дә алар тәрбияләп үстергән 1 кыз һәм 1 улларының тормышларына шатланып, гомер кичерәләр. Балалары үзләре дә гаиләле, әти-әниләрен оныклар, уңышлары белән дә сөендереп торалар. Әнисә ханым әле дә булса хезмәттә-"Универмаг" кибетендә сатучы. Бирегә кайчан гына килеп керсәң дә, аның йөзендә елмаю булыр.
-Гомеремнең таңы 7нче дистәне вакларга тотынса да, бүгенге көндә һаман да кешеләр арасында булуыма Ходайга рәхмәтлемен. Аллага шөкер, эшләдек, яшәдек, тормыш сынауларын үттек, калебемдә иманым барлыгына куанам. Инде бүген исәнлек белән якты таңнар атсын иде дип, илгә, көнгә гаиләмә исәнлек, тынычлык телим,-ди Әнисә ханым.
Сүз уңаеннан шушы еллар дәверендә бергә эшләргә насыйп булган хезмәттәшләренә, көн саен диярлек аралашып яшәргә туры килгән район халкына рәхмәтен, аларга карата хөрмәт белән каравын белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сатучы џљнђре шљхеслђр