Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә муниципаль хезмәт ветеранын юбилее белән котладылар

Аңа 70 яшь тулды, шуларның 37сен ул җирле үзидарә органнарында эшләүгә багышлаган.

Муниципаль хезмәт ветераны Мөхәммәтҗанова Венера Мөнир кызы юбилее белән котлаулар кабул итә.

Бүген, 2023 елның 4 апрелендә, аңа 70 яшь тулды, шуларның 37сен ул җирле үзидарә органнарында эшләүгә багышлаган. 

Венера Мөхәммәтҗанова 1970 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптән соң 3 ел китапханәдә эшли. 1973 елдан үзенең хезмәт эшчәнлеген Зур Чынлы авыл Советы Башкарма комитетында секретарь булып башлый. Җирле хакимиятнең исемен авыл Советыннан җирле үзидарә Советына һәм соңгы елларда тагын авыл җирлеге дип үзгәртсәләр дә, Венера Мөнир кызының вазифаи бурычлары шул килеш кала.

Ул сайлау кампанияләрендә актив катнаша, сөт, йон, йомырка һ.б. җыю планнарын үти. Авыл Советына никахларны, яңа туган сабыйларны, үлем-китем, аерылышуларны теркәү бурычы да өстәлә, җәйлеген бригад халкы белән гектар-гектар чөгендер эшләү эше дә читләтеп узмый аны. Моннан тыш,  яшь солдатларның хәрби исәп-хисабын алып бару да йөкләнә. Гаиләләрдә ызгыш-талашларны җайлап йөрү, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне саклап калуда психолог та булырга туры килә.

Венера Мөнир кызы җирле хакимият органнары эшчәнлеген оештыруга зур өлеш кертә. Хезмәтендә һәрвакыт принципиальлеге, йөкләгән бурычны ахыргача үтәп чыгучанлыгы, төгәллеге белән аерылып тора.  Намуслы хезмәте өчен «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен» медале, ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Юбилярның бүләкләр исемлеге тагын  Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу медале белән дә тулыланды.

Аны юбилейлы датасы белән Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, ветераннар (пенсионерлар) берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, шулай ук Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов котладылар.

Медаль белән бергә кунаклар чәчәкләр, сәламләү адресы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Район башлыгы исеменнән күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. Бу көнне Венера Мөнир кызына карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. Юбиляр белән әңгәмәдә үткән хезмәт юлын искә төшерделәр.

"Мин үз эшемне бик яраттым. Бүген дә элеккеге авыл Советы бинасы аша үткәндә,  мин утырган тәрәзәгә карыйм. Анда әле дә шул ук пәрдәләр эленеп тора", - диде ул күз яшьләре аша. Венера Мөнир кызы кунакларга туган көне уңаеннан шундый хөрмәт күрсәткәннәре  өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев