Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Сара апа авылдагы күперне ясарга үз акчасын бирә

Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Сара Вәлиуллина күпләргә таныш. Сара әбинең авылдагы күперне ясатуга 100 мең сум акча биреп, иганәлек итүе турында белгәч, Яңа Ишле авылына юл тоттык...

Озаклап яуган яңгырлар авыл урамнарына машина белән үтәргә мөмкинлек бирми. Шуңа да без Яңа Ишле авыл җирлеге сәркатибе Гөлия Низаметдинова белән Сара әби яшәгән йортка җәяүләп, елга аша юл тоттык.

-Менә шушы була инде ул булачак күпер,-дип аңлатып үтте юлдашым елга аша теге ярга чыкканда.

Авылны икегә бүлеп агучы елга аша ике урамны тоташтырачак күпергә нигез салынган инде, боҗралары куелып, өстенә туфрак та ташылган, әмма әле таш түшисе бар икән.

Сара әбигә исә, күз генә тимәсен, быел 90 яшен тутыруга карамастан, яшьләрчә җитез хәрәкәтле, бик шаян әби.

-Аллага шөкер, хыялым чынга ашты, дисәм дә ялгыш булмас. Мин гомерем буе менә шушы елга аша күпер булдыру, кыска юлдан гына теге як урамга чыга алу турында хыялланып яшәдем. Дөрес, урам башында теге якка чыгу өчен юл бар-барын, ләкин ул әйләнгеч, ә без картлар-андый ерак араларны үтү кыен. Әкренләп, беркемгә дә сиздерми генә пенсиямнән акча туплый башладым. Бердәнбер көнне кызларымны яныма чакырып, аларга серемне чиштем. Кызларым үземнән дә битәр шатландылар, "Без риза, әни, авылга изге истәлегең калыр", дип мине куандырдылар. Аннан соң инде авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов белән очрашып, аңа да хәлне аңлатып, акчаны тапшырдым. Шөкер, авыл башлыгы эшне озакка сузмыйча, техника, кешеләрне юнәтеп, эшне башлап та җибәрделәр,-дип сөйли башлады Сара әби.

Сара Вәлиуллинаның һәр тапшырылган эшне тел-теш тидермәслек итеп җиренә җиткереп башкаруы белән дә авыл халкы арасында хөрмәт казана. Бөек Ватан сугышы башлангач та әтисе Шакир белән икесенә бер көнне, бер сәгатьтә өйдән чыгып китәргә туры килә аларга: әтисе-фронтка, Сара вербовка буенча окоп казырга озатыла. Урагын да ура ул, окоп та казый, торф та чыгара, урман да кисә, хәтта тимер юллар салырга да туры килә аңа. Бер эштән дә курыкмый, чая, өлгер була кыз. Сугыш тәмамланган елның декабрендә генә авылга кайта ул. Аннан соң да колхозда лаеклы ялга чыкканчы төрле эшләр башкара. Тормыш иптәше Гомәр ага белән алар 11 балага гомер бүләк итәләр. Һәркайсына ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәмләшәләр. Бүгенге көндә кызлары инде үзләре дә олы кешеләр. Әниләрен онытмыйлар, һәр көнне хәлен белешеп, шалтыратып торалар, кышкы чорга үзләре янына алып китәләр. Сара әби авылны, туган нигезен сагына башлау белән, бергәләшеп, туган авылларында кунак булып киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр