Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Бүгенгесе белән бәхетле ул

Сания Сәгъдиева Иске Чокалы авылында 1923 елда дөньяга килә. Аның балачагы- колхозлашу, яшьлек еллары дәһшәтле сугыш чорында үтә.

Сания әбинең әтисе Айзәтулла ага Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган. Әнисе Таифә апага берүзенә генә аякка бастырырга туры килгән балаларын. Сания әби яшь чактан ук әйбәт укуы белән яшьтәшләреннән аерылып торган. Белемгә омтылучан яшь кенә кызга 10 сыйныфны тәмамлау белән үк мәктәпкә укытырга килергә тәкъдим итәләр. Башлап ул Иске Чокалы авылында мәктәптә башлангыч сыйныфларга белем бирә башлый, аннан соң китапханәче булып хезмәтен дәвам итә.

-Сугыш елларында алны-ялны белми эшләдек, фронт өчен кием-салым да, башка әйберләр дә әзерләргә ярдәм иттек. Окоп казырга да йөредек, агитатор да булдык. Нинди генә эш кушсалар да, берсеннән дә чирканмадык, барысын да җиңү өчен эшләдек,-ди ул ерак елларны хәтерендә яңартып.

Реклама

Сугыш тәмамланып, инде бар да җайлашып, тормышлар бераз уңайлангач ул авылдашы Гаязетдинга тормышка чыга. Мәктәптә укыту белән беррәттән белемен күтәрү өстендә дә бик күп эшли. Инде бәхеткә төенеп, тынычлап яшисе генә дә бит... әмма язмыш аңа алда яңа сынаулар әзерләп куйган була. 1974 елда ул авариягә эләгә, өстеннән ат таптап үтә. Хастаханә юлларында күпсанлы сынаулар үтеп, операция ясыйлар аңа. Әмма Сания әби беркайчан да төшенкелеккә бирелми, үҗәтләнеп тормышка ябыша, савыгып аягына баса. Тормыш иптәше Гаязетдин белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр, аларга ныклы белем биреп, тормыш киңлекләренә очыралар. Бүгенге көндә Сания әби Иске Чүпрәле авылында улы Филоред һәм килене Гүзәлия тәрбиясендә гомер кичерә. Аның намуслы, фидакарь хезмәте күп санлы Мактау Грамоталары, сугыш һәм аннан соңгы елларда да медальләр белән бәяләнә. Хезмәт ветераны исеменә дә лаек була ул.

Әмма дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы илне торгызу еллары эзсез генә узмый. Сания әбинең дә сәламәтлеге нык кына какшый. Бүгенге көндә ул үзе генә хәрәкәтләнә дә, торып утыра да алмый, һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ. Сугышта катнашучының тол хатыны буларак, Сания әбинең ветераннарга биреләсе торакны алуга да хокукы бар. Әмма алар әлеге хокуктан файдалануны кирәк дип санамыйлар, беркая да мөрәҗәгать итмиләр. Чөнки бүгенге көне белән бәхетле ул. -Кызларым булмады, гел малайлар таптым. Хәзер киленнәрем кызларым кебек, рәхмәт аларга. Балаларым бик карыйлар, тәрбиялиләр, алар ярдәменнән башка бүгенге көнгә кадәр яши алмас идем,- ди Сания апа. Хөкүмәтебезгә дә рәхмәттән башка сүзем юк. Пенсиябезне үзвакытында бирәләр, бәйрәмнәрдә дә онытмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшен билгели

2
X