Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Булачак шоферларны өйрәтә

Һәрбер ир-егетнең балачак хыялларының берсе булып, киләчәктә автомобиль йөртү тора. Яңа Чүпрәле авылында туган Ремиз Яфизов та шундыйларның берсе.

Яңа Чүпрәле авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ремиз балачак хыялын тормышка ашыру максатыннан 90 номерлы һөнәри училищега укырга керә. Теләгән һөнәрен күңел биреп үзләштергәннән соң, ул элеккеге "Сельхозхимия" оешмасында эшли башлый. Биредә ул 1984 елдан алып 1998 елга чаклы эшли.

Җитәкчеләр тарафыннан билгеләнгән эшне һәрчак җиренә җиткереп, намус белән башкара, шуңа да һәрвакыт мактау сүзләре белән телгә алына.

1998 елдан Ремиз кайчандыр үзе үк белем алган училищега булачак яшь шоферларны автомашина белән идарә итәргә өйрәтү инструкторы булып эшкә урнаша.

Берни белмәгән яшь шоферларны өйрәтү җиңелме, дигән сорауга ул, үз эшенә хас сабырлык белән: "Төрле чаклар була, кайберәүләр бик тиз өйрәнә, ә кайберәүләр белән шактый ук "чиләнергә" туры килә", ди.

Әйе, кемнедер нигәдер өйрәтү күп сабырлык сорый. Әмма, ни генә булмасын, бүген Ремиз Әнвәр улы өйрәткән ир-егет, хатын-кыз автомобиль йөртүче булсынмы, аңа чын күңелдән рәхмәтле.

Ремиз Әнвәр улына сабырлыктан тыш, тагын башка күп кенә мөлаем сыйфатлар да хас. Гаиләдә дә ул үрнәк әти, кадерле тормыш иптәше, инде ике оныгының яраткан дәү әтисе. Тормыш иптәше Алсу ханым белән алар ике улларына тормыш бүләк итеп, бүген аларның шатлыкларына сөенеп яшиләр. Олы уллары да әтисенең һөнәрен үз итеп, бүген шофер хезмәтен башкара.

Кеше гомер буе хыял белән яши, ә инде әлеге хыяллар тормышка ашса, ул тагын да бәхетле. Ремиз Яфизов та туган туфрагында үсеп, шунда гаилә һәм хезмәтенең рәхәтен таба алуы белән бүген шатлык-куанычта гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев