Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Бу чәчәкләр шиңмәс алар...

Чәчәкәләрнең табигатьтә әллә нинди төрлеләрен һәм төслеләрен күрергә була. Ә менә Югары Каракитә авылы кызы Лилия Хәйруллина аларны үз куллары белән ясый.

 

Лилиянең исеме дә җисеменә туры килеп тора, чәчәк букетлары да гадәт түгел– шиңмиләр, әмма суда эрергә мөмкиннәр. Ул аларны  сабыннан барлыкка китерә. Аның иҗат җимешләре белән ВКонтакте социаль челтәрендә  танышырга мөмкин.

Беренче карашка бу чәчәкләрнең сабыннан икәнлегенә ышану да авыр. Шулкадәр нәфис, матур итеп, чыннан гөлләргә охшатып ясалган, хуш исләре турында әйтеп тә торасы юк.

Лилия  бу шөгыленә  ике ел элек алынган. Апасының туена истә калырлык бүләк тапшыру уй-хыялы белән йөргәндә, интернетта шушы чәчәкләр рекламасына тап була. Аннан Әниләр көненә әнисенә дә бүләк итеп, әлеге чәчәкләргә заказ бирә. “Әнием чәчәкләрне бик ярата, әмма шиңүләрен кызгана. Шуңа да мин әниемә шиңми торган шушы чәчәкләрне  бүләк иттем. Бу юлысы инде заказ ясаган ханым белән якыннанрак таныштым. Аның Казанда үзенең остаханәсе, онлайн-мәктәбе барлыгы ачыкланды, теләгең булса, кил,-диде. Мин, әлбәттә, риза булдым. Үземнең дә әлеге чәчәкләргә мәхәббәтем артканнан арта барды, үз күзләрем белән әлеге процессны күргәннән соң, тагын да илһамландым”,-ди Лилия.

«Теләгән – морадына ирешер», дигәндәй, ул әлеге остаханәдә сабыннан чәчәк ясау серләренә өйрәнә, аннан инде махсус сабын һәм башка кирәк-яраклар табып, сатып алып, эшкә тотынган. Бүген исә сабынннан чәчәкләр ясаучы оста белгеч булып җитешкән.  

“Остазым бик әйбәт булды. Барлык нечкәлекләрен өйрәтте. Аның ярдәме белән көннән-көн  матуррак, зәвыклырак бәйләмнәр килеп чыга башлады. Әлеге мавыгумны белеп, кешеләр мөрәҗәгать итә башлады. Хәзер заказлар да алам, кемгә нинди чәчәк бәйләме кирәк, шундыйны ясыйм. Илһамны музыкадан алам. Матур көйләр үзләре үк, төрле  чәчәкләр барлыкка  китерүгә рухландырып тора. Әлеге шөгыльнең тарту көче шулкадәр көчле, беренче чәчәкне ясаганнан соң, туктап калуы мөмкин түгел”.

Кайбер бәйләмнәр тиз арада ясалса, кайберләренә беркүпме вакыт таләп ителә.  Матурлыкны тудыру өчен махсус матдәләр нигезен булдырудан тыш, сабырлык та таләп ителә. Чөнки бик нечкә һәм җентекле эш. Һәр композициягә уртача берничә сәгатьләп вакыт китә икән.

Лилия үзенең чәчәкләре белән хәтта юынырга да мөмкин,-ди. –“ Хуш ислеләр, аларга махсус арамотизаторлар кушам. Мондый чәчәкләр берничә ел дәвамында хуҗаларын шатландырып тора ала. Бары тик тузаннарыннан гына чистартып кына торырга кирәк”.

Хәзерге вакытта ул Казан дәүләт мәдәният институтында социаль-мәдәни эшчәнлек менеджеры юнәлешендә 4нче курста белем ала. Шул ук вакытта, яраткан шөгылен дә дәвам итә, сабыннан чәчәк ясауның яңа техникаларын  өйрәнә һәм осталыгын арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев