Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

“Безнең Вера”

Вера Егоровна Иске Элмәле авылында туып үскән.

Иске Чүпрәле урта мәктәбендә урта белем алганнан соң район башкарма комитетының социаль тәэмин итү бүлегендә аз керемле гаиләләргә ярдәм буенча инспектор булып эшли башлый, берүк вакытта балигъ булмаганнар эше буенча комиссия секретаре вазифасын да башкара. Биредә сигез еллап эшләгәннән соң ул район халкына көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсенә икътисадчы-кассир итеп күчерелә. Бүген исә ул "Госстрах" оешмасында эшли.

-Хезмәтен беренче көннән үк яратып башкарды, яхшы агент булыр өчен кеше үз эшен белү белән генә чикләнергә тиеш түгел, кешеләр белән дә эшли белергә тиеш. Эшнең шактый ук дәрәҗәдә катлаулылыгы да бар. Ул барысын да үзенең принципиальлелеге нәтиҗәсендә бик тиз камилләштерде, планнарны һәрчак үтәп бара, күп санда Мактау Грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды,- ди аның турында җаваплылыгы чикләнгән "Росгосстрах-Татарстан" җәмгыятенең райондагы филиалы җитәкчесе Илмас Низамов.

Вера Кочеварованың участогында 250 дән артык шәхси хуҗалык бар. Аларның күпчелеге Яңа Чүпрәле авылында. Елның теләсә нинди вакытында һәм һава торышының нинди булуына да карамастан, аны халык арасында күрәсең. Ул гаиләдә дә хөрмәтле кеше. Тормыш иптәше Сергей Петрович белән ике ул үстерделәр. Икесе дә РФ Кораллы көчләренең элиталы гаскәрләрендә хезмәт итеп кайттылар. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшиләр. Олы уллары Александр "КарСлан" төзү кампаниясендә бригадир булып эшли, икенчесе Вячеслав Казанның халыкара аэропортында җаваплы хезмәт башкара. Ә хатын-кыз бәхете-эше, балалары, гаиләсе бит ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр