Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Бер көндә ике Чүпрәле өлкәне юбилейларын билгеләп үттеләр

Районыбызның ике өлкәне бер көндә юбилейлы гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Кече Аксу авылында яшәүче Василий Мерчинга 90 яшь тулса, ә Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Олимпиада Колпаковага 95 яшь булды.

Мерчин Василий Александрович

Авылдашлары арасында ул оста балтачы буларак билгеле. Моңа Василий Александровичның әтисе урманчы булуы да йогынты ясагандыр. Гаиләдә олы бала буларак, ул кечкенәдән аның янәшәсендә урманга йөри, ярдәм итә.

–Әтинең куллары белән колхоз биналарының күпчелеге төзелде, - ди бүгенге көндә аны тәрбияләүче олы кызы Татьяна.

Василий Александрович җиде баласы белән тол калып, 38 яшьлек хатынын җир куенына сала. Бу вакытта кечкенәсенә нибары 1,9 ай гына була.  Бик авыр кичерә ул әлеге кайгыны. Ике елдан соң, Буадан Ольга исемле ханым белән кавышып, шунда яшәп китәләр, балаларны үстерәләр, хезмәт куялар.

2016 елда аның тормыш иптәше янә вафат була, ике улы да фаҗигале төстә бакыйлыкка күченә.

Василий Александровичны олы кызы туган авылына үзе янына алып кайта, бүген ул аның тәрбиясендә яши. “Сәламәтлек белән әлләни мактана алмасам да, аякта булуыма шатмын”,-ди.

Реклама

Колпакова Олимпиада Алексеевна

“Колхоз эшеннән башканы күрмәгән без”,-ди. Балачактан ук өлкәннәр белән бергә эшли башлый, төрле хезмәтләр башкара Олимпиада Алексеевна.

Бердәнбер улын тәрбияләп үстерә һәм кызганычка каршы аны җирли дә. Бүген ул килене Людмиласы тәрбиясендә.

Килене әйтүенчә, алар кайнанасы белән ярты гасыр бергә бер сүздән яшиләр. “Кайвакыт ул мине карый әле”,-ди килене шаяртып.

Авырлыкларны күп күрсә дә, Олимпиада Алексеевнаның күңел күтәренкелегенә, зирәклегенә, сәламәтлегенә сокланырлык. Бәлки шушы  сыйфатлары аңа  бүгенге олы юбилей яшенә җитәргә ярдәм иткәндер дә.  

Юбилярларны истәлекле даталар белән Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлекләре башлыклары Олег Албутов һәм Виталий Землемеров котладылар. Юбилярларга РФ Президенты, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау хатлары, бүләкләр тапшырдылар. Хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, сәламәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X