Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Алдынгы комбайнчы

Безнең район урман-күлләргә бай булмаса да, үзенең уңган-булдыклы ир-егетләре белән дан тота.

Иске Шәйморза авылында туып-үскән, үзенең туган ягын, басу-кырларын яратучы, бар гомерен туган авылына багышлаучы Рифкать Һарун улы Хәлиуллин да шундыйлардан.

Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Буа шәһәрендәге шоферлар әзерләү курсында белем ала. Аннан соң армиягә чакырыла, анда шофер булып хезмәт итә. Армия хезмәтен тутырып кайткач та читкә китми, туган авылында төпләнеп кала. Башлап яшь егеткә "ЗИЛ" машинасын ышанып бирсәләр, соңрак "КамАЗ" автомобилен тапшыралар. Әйтергә кирәк, малай чактан ук техника җене кагылган егет сынатмый, төрле йөк төяп, рейсларга чыга. Егетнең уңганлыгын, эшен җиренә җиткереп үтәвен күреп, җитәкчелек аңа комбайн штурвалын тәкъдим итә. Шушы 30дан артык ел эчендә Рифкатькә төрле маркадагы комбайннарны идарә итәргә туры килә. Соңгы елларда ул "Дон-1500" маркалы кыр корабы белән уракта катнаша. Ел саен җәмгыять буенча гына түгел, район комбайнчылары арасында да алдынгы урыннарны яулап килә. Агымдагы ел урагында ул үзе идарә иткән "Дон-1500" комбайны белән 20310 центнер ашлык суктыруга ирешкән. Язын-көзен, җәен, урак башланганчы, "Беларусь" тракторы белән җәмгыятьтә төрле эшләр дә башкара ул. Тормыш иптәше Фирдәүсә дә җәмгыятьтә хезмәт куя. Алар әниләре Рәфика апа белән тыныч, матур тормышта, төп нигезнең утын сүндермичә, туган-тумачаларны каршы алып, озатып яшиләр.

Реклама

Рифкатьның намуслы хезмәте ел саен төрле бүләкләр белән бәяләнә. Инде менә 10 елдан артык ул һәр ел саен Казан шәһәрендә үткәрелгән "Уңыш" бәйрәмендә катнаша. Ә андый бәхет һәркемгә дә елмаймый. Моңа бары тик тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр