Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яшәүгә гашыйк Масум

Адәм баласы эш янында таныла дигән гыйбарә яши халыкта. Әлеге сүзләр Яңа Кәкерле авылында туып, бүгенге көндә туган авылында гомер кичерүче, үзенең бар тормышын хезмәткә багышлаган Масум Хәмзин кебекләр турында әйтеләдер.

Масум Абдулхак улы 1953 елның 21 октябрендә туа. Туган авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозга эшкә килә. Әтисе Абдулхак абзый һәм әнисе Зәйнәп апа балаларында кече яшьтән үк хезмәтне ярату, кешелеклеклелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышканнар. Масум абый да яшьтән үк тормыш арбасына җигелә, 13 яшеннән тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлый. 1972-1974 елларда Саратов шәһәрендәге хәрби училищедә хезмәт итә. Армиядән соң Цильна шикәр заводында эшли. 1976-1991 елларда райондагы "Сельхозтехника" оешмасында хезмәт куя, автомашинасы белән аңа илнең төрле почмакларында булырга туры килә. Һәр ел саен оешманың алдынгы шоферы буларак, кыйммәтле бүләкләргә, Мактау Грамоталарына лаек була ул. Куллары алтын, теләсә нинди автомашинаны иярләргә сәләтле Масум абый олыгая төнкәч, туган колхозына кайтып эшкә урнаша. Нинди генә вазифа, эш тәкъдим итсәләр дә, берсеннән дә баш тартмый ул, һәркайсын җиренә җиткереп, намус белән башкара.

Гаиләдә дә үрнәк әти, кайгыртучан тормыш иптәше, сөекле бабай ул. Кече яшьтән үк Масум абый җыр-моңга гашыйк үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Яшь чакларында өздереп гармун уйнап, күп кызларның йөрәкләрен яндыргандыр ул. Ә гомерлек яр итеп күрше кызы, әле яңа гына 17 яше тулган Минсанияне сайлаган ул һәм ялгышмаган. Минсания белән алар тигез тормышта, бер-берсен ярты сүздән аңлап төп нигездә гомер кичерәләр. Минсания дә кайнанасы Зәйнәп апа белән беренче көннән үк уртак тел табып, 30 ел тату гомер итәләр, соңгы юлга да кадерләп озаталар. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр алар, һәркайсына ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Йорт тутырып мал-туар асрыйлар. "Эшчән бәхетен эшендә күрер, ялкау бәхетен төшендә күрер",-ди халык. Минсания апа гомере буе терлекчелектә хезмәт куйса, Масум абый җәен һәм көзен комбайн штурвалы артында басу-кырларны иңли, кышын исә токарь хезмәтен башкара. Тырыш хезмәте өчен һәр ел саен диярлек кыйммәтле бүләкләргә, Мактау Грамоталарына лаек була. Масум абыйның кулыннан килмәгән эше юк. Үз көчләре белән өй җиткезеп керәләр, аның эчен үзенчә бизи, ясый. Гөлләр ярата. Кая гына барса да, матур гөлләр күрсә, битараф кала алмый ул, үсентесен өзеп, өенә хатынына һәм кызларына кайтарып тапшыра. Нинди генә гөлләр үсми аларда! Бүгенгесе белән бәхетле Масум абый. Чөнки яшәүгә гашыйк ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр