Сезонлы һәм дуңгыз гриппы турында
Быелгы кышны гриппсыз гына үткәрербез дисәк тә, соңгы вакытларда аның йогынтысына бирелүчеләр шактый күп. Кайберәүләр халык медицинасын үз итеп, суган, сарымсакка ябышты. Аннан саклануның башка алымнарын куллана белүчеләр дә бар. Ә гриппны йоктырмас өчен, йоктырган очракта нишләргә соң? Әлеге хакта район үзәк хастаханәсе табибы Илгизәр Хөснетдинов сөйләде:
-Гриппның көчле һәм төрле авыруларга китерә торган А(Н1N1) төре "дуңгыз гриппы" дип атала. Грипп-эпидемиягә китерә торган инфекция. 9-10 ай эчендә ул җир шарының 30 процент халкын зарарлый ала. Ә А(Н1N1) -тагын да көчлерәк эпидемиягә китерә торган "А" гриппының бер төре. Ул кешеләрне дә, шулай ук күп кенә хайваннарны да зарарларга мөмкин. Бу төр грипп беренче тапкыр 1931 елда Америка галиме Ричард Шоуп тарафыннан дуңгызларда табыла. 2009 нчы елның 11 нче июнендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы А(Н1N1) пандемиясе башлануны хәбәр итә.
Инфекциянең төп чыганагы-грипп белән авыраучы кеше. Авыруның кыска срокларда тиз таралуына аның инкубация срогының кыска булуы сәбәпче. Ул нибары 15 сәгатьтән 3 тәүлеккә кадәр генә була. Моннан тыш, авыруның һава-тамчы юлы, контакт нәтиҗәсендә дә йогуы, кешеләрнең гриппка тиз бирешүчәнлеге, аларда вирусның антиген вариантларына карата иммунитет булмау да аның тиз таралуына сәбәпче булып тора. Авыру йоктыручы кешеләр авыру башланганнан соң 7 көн дәвамында авыруны башка кешегә йоктыра алалар. А(Н1N1)нең билгеләре күп очракта сезонлы грипп билгеләре белән охшаш булалар. Болар түбәндәгеләр-авыруның кискен башлануы. 39 градустан югары температура, хәлсезлек, ютәл һәм башкалар. Грипп йоктыручыларның күпчелегендә ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге дә бозыла, күңелләре болгана, эчләре китә, косалар. Моннан тыш, авыруның беренче билгеләренә коры, еш кына канлы ютәл дә өстәлә. Сирәк очракларда гына авыруларның температурасы күтәрелми, әмма сулыш юлы авыруы билгеләре күзәтелә. Авыру көчле булган очракта, аның билгеләре барлыкка килгәннән соң 3-5 нче көнгә авыруның хәле начарлана. Авыру организмны бик тиз биләп ала. 24 сәгать эчендә сулыш алу кыенлаша, нәтиҗәдә авыруны реанимация бүлегенә яткырып, тиз арада үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтырырга кирәк була. Авыру авыр булган очракта сезонлы гриппка хас катлауланулар булуы ихтимал. Аларның иң еш очрый торганы-пневмония. Иртә үпкә ялкысынуы авыр интоксикациягә һәм еш кына кешенең вафатына китерә, бигрәк тә олы яшьтәге пациентларның. Башка мөмкин булган катлауланулар-синусит, отит, евстахеит, ларингит, пиелонефрит һәм башкалар. Авыру аеруча йөкле хатын-кызлар, ике яшькә кадәрге балалар, үпкәләре хроник авырулы кешеләр өчен куркыныч. Гриппны ничек кисәтергә һәм дәваларга соң? Кисәтүнең иң үзенчәлекле төре-вакцинация. Дәвалау өчен арбидол, интеферон, римантадин, ингаверин, осельтамевир, терафлю һәм фервекс кулланыла. Авыруларга урын режимы киңәш ителә. Сөт ризыклары, җиләк-җимеш, яшелчә соклары бирелә, күп итеп җылы чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе, компот, мүк җиләге морсы, сөт эчү файдалы була. Өстәмә итеп аскорбин кислотасы билгеләнә. Йөкле хатыннар исә катгый рәвештә табиб күрсәтмәсе буенча дәваланырга тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев